Accessibility links

Русия кораллану ярышына җавап бирәчәк


Мәскәү - Русиянең Дәүләт Шурасы утырышында ясаган чыгышында президент Владимир Путин, "яңа куркынычларга" җавап бирәчәк, дип белдерде. Иминлеккә янаган яңа куркынычларга каршы Русия тагын да ныграк коралланачак, яңа корал ясыячак, диде Путин. АКШ һәм НАТОны ул Русиянең Үзәк Европада ракеталардан саклану системын урнаштуруга булган борчылуларына колак салмауда гаепләде.

"Безне бу чараларның Русиягә каршы булмавына ышандырырга тырышалар. Шул ук вакытта безнең борчылуларга җитди җавап юк. Бу хакта сүз күп, әмма кызганычка каршы, һәм минем күңелем сызлый моңа, бу сүзләрне безнең партнерлар бары тик үз максатларына ирешү юлында дипломатик чара итеп кенә кабул итә. Килешүгә ирешер өчен бер ни дә эшләнми," диде Путин.

Шулай ук ул "кайбер көнбатыш илләрен" тупас һәм канунсыз рәвештә Русия сәясәтенә тыкшынуда гаепләде.

Хөкүмәт тырышлыклары белән Русияне яңадан "хөрмәт итәләр" һәм "канунсызлыкка нокта куелды", диде Путин.

Президент чыгышы туры эфирда телевидениядә тапшырылды.

Вильнюста җыелган НАТО илләре саклану министрлары Русияне "телен йомшартырга" чакырды. НАТО матбугат вәкиле Джэймс Аппатураи, "тыныч һәм дустанә сөйләшүләргә мөмкинлек булачак," диде.
XS
SM
MD
LG