Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша премьер-министры Мәскәүдә


Мәскәү - Польша премьер-министры Дональд Таск ике ил арасында киеренкелекне чишү максаты белән Мәскәүдә сөйләшүләр үткәрә. Элекке премьер Ярослав Качинский чорында ягулык, сәүдә һәм АКШның ракеталардан саклыну җиһазларын Польшада урнаштыру нияте сүрәтендә киеренкелек туган иде.

Польша премьер-министры Русия премьеры Виктор Зубков белән очрашты. Шулай ук аның президент Владимир Путин һәм Путинның варисы саналган вице-премьер Дмитрий Медведев белән очрашуы каралган иде.
XS
SM
MD
LG