Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иванов Косово бәйсезлеген бәла тартмасына тиңли


Русия премьер-министрының беренче урынбасары Сергей Иванов Косовоның берьяклы бәйсезлек иглан итүе Европада бәла тартмасын ачу булачак диде.
44-нче Мюнхен иминлек конференциясендә чыгыш ясап Иванов Мәскәү халыкара хокук кысаларыннан чыгарга теләми һәм без Косово үрнәген булдырырга теләмибез диде
Европа Берлегендәге күпчелек илләр һәм АКШ Косовоның бәйсезлеген яклый.
Әмма Сербиянең якын беректәше булган Русия моңа катгый каршы булып килә.
Иванов Косово бәйсезлек игълан итсә дә Русия җавап буларак Грузиядән аерылырга теләүче Абхазия белән Көньяк Осетияне танымыячак диде.
XS
SM
MD
LG