Accessibility links

Кайнар хәбәр

Намзәтләр сафы сирәгәя


Намзәтләр Башкортстан парламентына сайлауларда катнашудан баш тарта.

Барлыгы 9 намзәт сайлауларда катнашудан баш тартуы турында республиканың үзәк сайлау комиссиясенә гариза язган һәм алар канәгатьләндерелгән. Бу экс-намзәтләрнең алтысы коммунистлардан, өчесе “Бердәм Русия” фиркасеннән. Аларның баш тарту сәбәбе билгеле түгел.

Бүгенге көндә парламенттагы 120 урынга 690 намзәт дәгъва итә. Республиканың дәүләт җыелышына сайлаулар Башкортстан казнасына 220 миллион сумга төшәчәк.
XS
SM
MD
LG