Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең бомбалау очкычлары АКШ корабы өстеннән очты


Русиянең 2 хәрби очкычы Тын океанда АКШның очкыч йөртүче кораблары өстеннән очып узган дип хәбәр ителә.
АКШ рәсмиләре Көнбатыш хәбәр агентлыкларына шимбә көнне Япониядән көньяктарак булган ул вакыйгада Ту-95 бомбалау очкычларын озату өчен Ф-18 һөҗүм очкычлары һавага күтәрелде диде.
Русия хәбәр агентлыклары Русия һава көчләре вәкиле, полковник Александр Дробышевскийның ул очкычлар халыкара һава киңлеге кагыйдәләренә нигезләнгән алдан билгеләнгән очышларын башкарды дигән сүзләрен китерә.
Русия Салкын Сугыш чорындагы һава кизүе очышларын яңартты.
XS
SM
MD
LG