Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнар ислам әдәбиятын тикшермичә тыюга каршы


Русия мөфтиләр шурасы мәхкамә карары белән экстремистик дип бәяләнеп тыелган язмалар турында сөйләшәчәк. Шураның күчмә утырышы 14-15 февралдә Казанда үтәчәк.


Сишәмбе көнне Казанда үткән матбугат очрашуында Госман хәзрәт "Безне кайбер мөселман китапларын экстремистик дип бәяләү бик нык борчый. Кирәк булса, Страсбург мәхкамәсенә дә барып җитәрбез. Әмма әлегә бу бик нык борчыган мәсьәләне Русия мөфтиләр шурасы утырышында карыячакбыз", диде.

Татарстан Диния назәрәте рәисенең беренче урынбасары Вәлиулла Ягъкуп "тыелган ислам китаплары исемлеге Русиянең хокукый киңлекләрендә чагыштырмача күптән түгел генә барлыкка килде, әмма тыю тәртибе әле булдырылмаган", ди.

"Хәзерге Русия кануны нигезендә район мәхкамәсе тикшерү үткәрми генә теләсә кайсы китапны тыя ала. Моның белән килешүе кыен. Моны үзгәртергә кирәк. Район хакиме дин белеменең барлык нечкәлекләрен дә белеп бетерми, шуның аркасында еш кына бер гаепсез китаплар тыелган басмалар исемлегенә эләгә", ди Ягъкуб.

Русия Ислам Университеты ректоры Рафик Мөхәммәтшин да аны хуплап, киләчәктә Русиядә китапларны тыю өчен аларны өйрәнү системасы булыр дип өметләнүен белдерде.

Федераль теркәү хезмәте 2007 ел ахырында мәхкамәләр тарафыннан тыелган китаплар исемлеген яңартты. Хәзер ул исемлеккә 79 басма керә. Алар арасында ислам юнәлешендәге китаплар да күп.
XS
SM
MD
LG