Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаскәр тәртибенә күнеккән ир динебез ислам таләпләрен йөрәге белән кабул итә


Сугышсыз чорда “Кызыл йолдыз” ордены белән бүләкләнү гадәттән тыш сирәк була торган вакыйга.

Хәрби хезмәттә майор – инженер дәрәҗәсендә Таһир ага Мамышев менә шундый югары хөкүмәт бүләгенә лаек була. Ул кораллы көчләрнең төп терәге булган ракета системаларына хезмәт күрсәтә.

Милләтпәрвар, динпәрвар, ватанпәрвар Таһир Мамышевка әле 80 яшь кенә! Ул хәзер дә хәрбиләрчә төз гәүдәле, ачык карашлы, күзләрендәге үткен караш, саф зиһен Таһир абзыйның заман сулышы белән яшәвенә ачык дәлил һәм ишарә.

Чәчәчктәй яшьлеге, егетлек, көч, дәрман, зирәклек хәрби хезмәткә бирелгән, татар мохитеннән еракта узган. Гомергә сагынып яшәү, татар сүзен ишетеп яшәргә сусаулык Таһир әфәндене Самар мөселман моһитенә китерә. Самар Җәмигъ мәсҗедендә Таһир Мамышев дәрәҗәлекешеләрнең берсе. Аның фикеренә колак салалар, чөнки офицер кеше буларак, иң төгәл корал белән эш иткән ир буларак Таһир Мамышев беркайчан да ашыгып карар кылмас, ә инде сүзнең төбендә хакыйкать, дөреслек, изге ният ятыр. Авылда туып үскән, хезмәт аның канына сеңгән. Таһир Мамышев өчен эш – ул гадәти хәл, һәм менә шул гадәти хәлдән тәм таба торган адәм. Аның тормыш девизы: “Ватанны сөю иманнан. Әтинең балага калдырган иң зур мирасы – яхшы тәрбиядер.” Кызлары мәктәптә балаларга белем бирсәләр, уллары, оныклары гаскәрдә ирләр тәрбияли. Наил Мамышев – подполковник, Рафаил Мамышев – майор, Ринат Мамышев – капитан, Илгиз Мамышев - өлкән лейтенант.

Самарда “Киләчәк һәм узганнар арасында” исемле тарихи шәхесләргә багышланган китаплар бастырыла. Дүрт томның өчесендә Мамышевларга урын бирелгән. Советлар чорындагы җәлладлар бик сирәк нәселләргә кагылмаган.Таһир бабайның да атасы репрессия корбаны. Гаделсезлек, явызлык, усаллык уңган, акыллы, үз фикерле затларны изеп, юк итеп яшәгән НКВД ысуллары белән вакытлыча чәчәк аткан большевизм шәхесләрнең үзләрен генә түгел, балаларының да җелекләрен суырган, һәм бу усал җил Таһир Мамышевка да кагылган.
Таһир Мамышевның әтисе үз гомеренә хаҗга барырга омтылып яши. Ләкин дә сәяси шартлар моңа юл куймый, улы Таһир бу бәхеткә 65 яшендә ирешә.

Таһир абый Мамышев белән сөйләшәмен:
- Хәрби кеше гаскәр хезмәтендә каты тәртипкә өйрәнә. Динебез ислам таләпләре дә тәртипкә нигезләнгән. Сезнең дингә чумуыгыз шул тәртип кысаларына бәйләнгәнме?
- Утыз елым армиядә узды. Армиягә тик тәртипле кеше генә түзә, тәртипсез кеше армиядә кала алмый. Әле хәзер дә частьләргә баргач, солдатлар белән сөйләшкәндә: “Сабыр итегез. Сабыр булсагыз, хезмәтегез яхшы узар”,- дим.
Армиядән соң ислам нигезләрен якшәмбе мәктәбендә төшендем. Алтмыш яшем тулгач, 5ел мәдрәсәдә укыдым. Алтмыштан җитмешкә кадәрдинебез исламны тирәнтен өйрәнергә тырыштым. Вакыт- вакыт уйланып куям. Әй, бу бәхеткә 40 яшьтә ирешкән булсам иде дип. Уку, гыйлем алу – бишектән ләхеткә кадәр. Әлбәттә, дине гыйлемне яшьли алырга кирәк. Коръән укырга өйрәнергә беркайчан да соң түгел.
- Бик еш: “Картайгач, укырмын әле,”- дигән сүзне ишетергә була. Моңа Сезнең караш?
- Яшьли өйрәнгән догалар, сүрәләр ташка язган кебек. Картайгач өйрәнгәннәре, бозга язган кебек. Картайгач ятларга авыр.
- Сезгә алтмыштан узган картларнымы әллә яшьләрне дингә үгетләргә җиңелрәкме?
- Яшьләрне үгетләргә җиңелрәк. Яшьләр сорау бирә-бирә өйрәнәләр. Картларның сөякләре генә түгел, карашлары да каткан. Үз карашларыннан чигенергә теләмәүеләр күп. Яшьләр бик грамотный. Әгәр дә инде гаиләдә балага дин турында сөйләүчеләр булса, бу балалар бик җиңел дингә кереп китәләр.
Бер катлам картлар мәчеттән куркалар.

Тугызынчы дистәне ваклап җибәргән Таһир әфәнде Мамышев гомерен әхлакны төзекләндерүгә багышлаган, һәм бу юнәлештә аның уңышлары да зурдин. Үзенең артыннан догалы һәм догачы буын калдыра. Ул бүген куйган хезмәтенең җимешен татый. Таһир Мамышев үзенең бәхетен болай бәяли: “Гаиләне матур өй корган кебек төзергә кирәк. Шул очракта гына ул нык та, якты да, иркен суларлык та, ышанычлы да була.”
Әйе, Таһир Мамышев үз нәселе өчен генә түгел, барлык Самар татарларына да яхшы күчергеч. Динебез ислам бүген Мамышевларга мохтаҗ.
XS
SM
MD
LG