Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски татар мөхтәрияте хәрби бүлектә кичә үткәрде


Тимер юл хәрбиләре бүлегендә хезмәт итүче солдатлар һәм милли-мәдәни мөхтәрият әгъзалары белән
Тимер юл хәрбиләре бүлегендә хезмәт итүче солдатлар һәм милли-мәдәни мөхтәрият әгъзалары белән

21 февраль халыкара туган тел көне буларак билгеләнә. Омскида бу датага багышланган кайбер чаралар инде үткәрелә башлады, кайберләренә әзерлек эшләре бара.

Омскида бу датага багышланган кайбер чаралар инде үткәрелә башланды, кайберләренә әзерлек эшләре алып барыла.

Шәһәр милли-мәдәни мөхтәрияте тимер юл хәрбиләре бүлегендә хезмәт итүче солдатлар өчен оештырган әдәби-музыкаль кичә узган якшәмбе көнне инде булып узды. Мөхтәрият активистлары андый кичәне “Дуслык йорты”нда да үткәрергә ниятлиләр. “Туган телем – назлы гөлем” дип исемләнгән мондый әдәби кичә татар теле дәресләренә йөрүче балалар өчен алдагы якшәмбе көнне үткәреләчәк. Тара шәһәренең “Нур” татар мәдәният үзәге, халыкара туган тел көненә багышлап, нәфис сүз осталары конкурсы оештырырга әзерләнә.

Омскида узган кичәгә килгәндә, ул милли-мәдәни мөхтәрият җитәкчелеге һәм хәрби бүлек командирының тәрбия-патриотлык эшләре буенча җаваплы урынбары инициативалары белән оештырылды. Бу бүлектә Татарстан һәм Башкортстаннан, Урал һәм Себер якларыннан алынган күп кенә татар, башкорт егетләре хезмәт итә. Ә мөхтәрият белән хәрби бүлек арасында элемтә инде күптән урнашкан. Мөхтәрият үткәргән чараларның кайберләренә татар милләтеннән булган солдатлар чакырылып тора.

Туган тел көненә багышланган әлеге кичәдә “Умырзая” ансамбле һәвәскәрләре һәм 1-нче санлы педагогия коллиятенең татар төркеме студентлары да катнашты. Залда утыручылар арасында татар милләтеннән булган солдатлар да һәм анда хезмәт итүче башка милләтләр вәкилләре дә күп булды. Шул сәбәпле кичә урыс телендә алып барылды, татар, башкорт, урыс телләрендә җырлар башкарылды, татар һәм башкорт биюләре күрсәтелде.

Кичә халкыбызның гимнына әйләнгән “Туган тел” җыры белән башланып китте. Аннан соң туган телнең әһәмияте, матурлыгы, зарурлыгы турында коллият студентлары сөйләде. Алар татар һәм урыс телләрендә туган тел турында шигырьләр дә укыдылар.

Шунысы да әһәмиятле, солдатлар мондый очрашу барышында актив булдылар – кичәнең әдәби өлешен зур игътибар белән тыңладылар, концерт өлешендә ансамбль кызлары белән биергә дә төштеләр, соңыннан кайбер татар егетләре үзләре дә җырлар башкардылар. Очрашу тәмамланганнан соң татар егетләре белән әңгәмә кору мөмкинлеге дә булды.

Марсель Минһаҗов хәрби хезмәткә Татарстанның Апас районыннан алынган.Үзара дус-тату, мөнәсәбәтләр яхшы, авырлыклар юк, ди ул. Шәүкәт Сафин Түбән Кама шәһәреннән. Ул да хәрби хезмәттә булуыннан канәгать.

Түбән Кама шәһәренә Шәүкәт әти-әниләре белән моннан 8 ел элек Ташкенттан күчеп килгән. Татар телен начаррак беләм дип ул күбрәк рус телендә җавап бирде. Монда миңа ошый, хезмәткә юкка килмәгәнмен, армия ничек яшәргә, эшләргә, чыдамлы, көчле, кыю булырга өйрәтә, акыл ягыннан да, әхлак ягыннан да ныгыта, - ди ул.
XS
SM
MD
LG