Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак парламенты бюджетны раслады


Гыйрак парламенты 2008 елга дәүләт бюджетын һәм тагын 2 мөһим канунны раслады. 48 миллиярд долларлык бюджетны парламентта карау берничә атнага сузылган иде.
Төрмәләрдәге кайбер тоткыннарны ярлыкау һәм виләятләрнең вәкаләтләрен билгеләү, андагы җирле хакимиятләр белән Багдад арасындагы мөнәсәбәтләрне билгеләү турында да кануннар расланды.
Сишәмбе көнне ул кануннарга каршы тавыш бирүдән соң бер төркем депутатлар парламенттан чыгып киткән иде.
XS
SM
MD
LG