Accessibility links

Кайнар хәбәр

Индүс Таһиров: Путин республикаларның бетүен бик теләр иде...


Академик, Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Индүс Таһиров
Академик, Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Индүс Таһиров

Мәскәү Идел-Уралдагы мөстәкыйльлек омтылышларыннан курка. Бу Путинның Дәүләт Шурасы утырышында ясаган чыгышыннан да күренде. Мәскәү хәзер Идел-Уралдагы исламны Кавказныкына караганда да куркынычрак итеп күрсәтә һәм бу Русиянең берлегенә куркыныч тудыра дигән фикерне алга сөрә. Татарстан белгечләре исә Мәскәүнең куркуын төрлечә аңлата.

Академик Индүс Таһиров сүзләренә караганда, Владимир Путин шул сүзләрен татарның тарихын белгәнгә әйтте, ягъни татарларның киң татар дөньясында гына түгел, ә мөселман дөньясында да зур урын тоткан халык булуын Русия аңлый, ди.

“Татарстан һәм татарлар мөстәкыйль көч буларак таныла, ә мөстәкыйльләр артыннан һәрвакыт ияреп баручылар була. Һәм шуңа курку барлыкка килә”, диде Индүс Таһиров.

Русия президенты Владимир Путин фикеренчә, 90нчы елларда кайбер төбәкләрнең (сүз Татарстан турында бара) Русия белән берләшкән аерым суверен дәүләт статусын йөртүе акылга сыймаслык хәл. Дәүләт Шурасы утырышында ул шулай диде, һәм бу Путинның Татарстанга төрттерүе иде. Моннан тыш ул кайбер субъектлар Русия конституциясенә каршы килүче кануннар эшләде дип белдерде. Татарстан конституциясен эшләүдә катнашкан Индүс Таһиров:

“Менә 1990нчы елларда чыннан да Русия өчен таркалу куркыныч барлыкка килде. Нәкъ шул вакытта Татарстан тәкъдим иткән юлы һәм аны шул вакытта тормышка ашыруы Русияне коткарып калды. Ә хәзер Русияне бүленмәс, мәңгелек дип күрәселәре килә. Алай була алмый ул. Шуңа халыкларның мәнфәгатьләрен кайгырту зарур. Әгәр ул кайгырту булмый һәм татарлар дәүләтчелеге шушы федерация нигезендә чын мәгънәсендә үзен таба алмый икән, ул чакта әлбәттә Русия өчен куркыныч туа. Чөнки безнең Русияне яклау мәнфәгате калмый. Ник дигәндә, безгә андый вертикаль кирәкми. Без империалистик дәүләттә яшәдек һәм аның төрмә булуын күрдек”,
ди.

Мәскәү шулай ук Идел-Уралдагы ислам Русияне аеруга китерергә мөмкин дип саный. Хәтта инде Идел буендагы ислам Кавказныкына караганда да күбрәк куркыныч тудыра дигән фикер тәкрарлана. Татарстанда бу фикерләргә бик гаҗәпсенеп карыйлар булып чыкты. Русия Ислам университеты ректоры Рафикъ Мөхәммәтшин, бу Мәскәүнең тар карашлы булуыннан килә, ди.

Русия Ислам Университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин

“Ислам факторы ул Русия өчен бер проблема булып тора. Дөрес, ни өчендер Русия күләмендә татар факторын күпертү дә бар. Бу Мәскәүнең тар карашыннан гына. Чөнки федерация дип сөйлибез бит. Ә федерация булгач мөстәкыйльлек кирәк, хакимият ассиметрик рәвештә булырга тиеш. Ниндидер субъектларның мөмкинлекләре зуррак булуы зарур. Менә шул күзлектән чыгып караганда Татарстан Русия федерациясендә үз урынын тапкан. Әгәр бу проблемага Мәскәүчә бик тар, ягъни бөтен Русиянең үсешен унитар дәүләт кысаларында карасаң, Татарстан куркыныч булып күренә инде”,
ди сәясәт белгече Рафикъ Мөхәммәтшин.

Ә “Звезда Поволжья” газетасы баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов Идел буендагы ислам һич кенә дә куркыныч тудыра алмавын әйтә. Бары тик федераль үзәк мөселманнарның бик ачуын китерсә генә, ниндидер каршылыклар булырга мөмкин, ди ул.

Бу безнең төбәкләрнең баерак, зур әһәмияткә ия булуыннан туган борчылу. Бу күренешләр радикал түгел. Ләкин аны ясалма радикальләштерәләр”, ди Рәшит Әхмәтов

Звезда Поволжья газеты баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов
Аның фикеренчә, Путинның Татарстанга һөҗүме ул сәясәт белән бәйле түгел, ул аның психологик хәләте.

“Путин Татарстанга төрттереп әйтте, ягъни Русияне таркатуда иң беренче куркыныч тудыручы мәгънәсендә. Бу чынлыкта бармактан суырып чыгарылган уйдырма. Бу сәясәт белән дә бәйле түгел, ә ниндидер психологик курку. Мәскәү җитәкчелеге идәрәдә утырып әллә ниндидер уйдырмалар китереп чыгара, шуңа барлык сәясәт дөрес булмаган нигездә төзелә”, ди “Звезда Поволжья” газетасы баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов.

Академик Индүс Таһиров әйтүенчә, Русия киңлегендә Татарстан белән Башкортстанның әһәмияте бик зур, чөнки бу ике республика Европа белән Азия арасында күпер булып тора. Һәм зур йогынты ясый ала. Путинның Дәүләт шурасындагы чыгышына карата Индус Таһиров:

“Бу республикаларның бетүен ул (Путин) бик теләр иде. Ләкин аны бетереп булмаганын ул аңлады. Аларга башкача гына һөҗүм итәргә мөмкин. Ә башка һөҗүм итү өчен Татарстан белән Башкортстанның юнәлешен башка тарафка җибәрү кирәк”, диде.
XS
SM
MD
LG