Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондонда яңа үлем: грузин олигархы Патаркацишвили вафат


Бәдри Патаркацишвили
Бәдри Патаркацишвили

Грузиянең иң бай кәсепчесе һәм оппозиция сәясәтчесе Бәдри Патаркацишвили узган төндә Лондонда йөрәк өянәгеннән вафат булды. Ул Лондон читендәге үз өендә үлгән.

Бу турыда Патаркацишвилиның ярдәмчеләре белдерде.

52 яшлек кәсепче Грузиядә гыйнвар аенда үткән президент сайлавында намзәт буларак катнашты.
Патаркацишвили узган ноябрь аенда хөкүмәткә каршы демонстрацияләргә бәйле рәвештә фетнә оештыруда гаепләнеп килде. Әмма үзе бу гаепләвләрне кире какты. Шуннан соң ул Британиягә качты. Грузия хөкүмәте аны кулга алырга фәрман бирде.

Патаркацишвилиның үлеме нинди шартларда булуы турында мәгълүмәт бик аз. Башка кисәк үлемнәр кебек үк Британ полициясе бу үлемне дә шикле дип саный һәм җентекләп тикшерә.

Президент Саакашвилиның Халык Хәрәкәте партиясе әгъзалары әлегә нинди дә булса белдерү ясаудан тыелып тора. Парламенттагы әлеге фирка әгъзасы Нино Какашидзе "Мин рәсми белдерүдән башка берни дә әйтә алмыйм, чөнки башка берни дә белмим. Көтәргә кирәк, белгечләр бәлки берәр нәтиҗә игълан итәр. Барыбыз да белүебезчә, йөрәк өянәге булган дигән рәсми белдерү генә бар" диде Накашидзе.

Әмма Патаркацишвилиның кайбер беректәшләре аның үлемен Грузия хакимиятләренең аңа белдергән гаепләүләре белән бәйләп халыкара тикшерү таләп итә.

Узган ноябрь аенда хөкүмәткә каршы киңкүләм демонстрацияләрдә Патаркацишвилиның өлеше зур булды. Өлешчә аның милке булган Имеди телевидениесе тапшыруларында ул урам җыеннарына зур урын бирде. Әмма Патаркацишвили Саакашвили хакимиятен көч белән бәреп төшерү нияте турындагы гаепләүләрне катгый кире какты.

Шулай да ул полициягә демонстрацияләрне таратмау өчен күп акча биргәнлеген таныды. Ахыр чиктә демонстрацияләр барыбер көч белән таратылды һәм гадәттән тыш вәзгыят игълан ителде.

Патаркацишвилиның Грузия хөкүмәтенә каршы көрәше аның кайбер тарафдарларын аның йөрәк өянәгеннән үлгәнлегенә шик белән карауга этәрде.

Патаркацишвилиның сайла кампаниясендә катнашкан Заур Киркитадзе "Без әлегә берни дә белмибез, берәр сүз әйтү ялган мәгълүмәт бирү булачак. Без бары тик аның үлгәнлеген, йөрәк өянәгеннән үлгән дип фаразлануын беләбез. Әмма без шулай ук аның йөрәге бер дә авыру булмаганлыгын да беләбез" диде.

Патаркацишвили берничә мәртәбә үзенә янаулар булганлыгын әйтеп килгән иде. 27 декабрьдә ул тормышына куркыныч янаганлыгын әйтеп президентлык көрәшеннән кисәк чыгуын белдерде.

1990 елларда Русиядә кәсепчелек белән байлык туплаган Патаркацишвили хәзер Лоднонда яшәүче күренекле Русия кәсепчесе Борис Березовскийның беректәше иде.

Борис Березовский
Березовски хәбәр агентлыкларына Патаркацишвили янында аның үлеменә берничә сәгать кала гына булганлыгын әйтте.

Березовский Азатлык радиосына "Бәдрик кичә кич вафат итте. Анда хәзер полиция эшли. Чынлыкта ни булганлыгын бары алар гына ачыклый ала" диде.

Азатлыкның "Нигә полиция эшли, берәр шикләнү бармы әллә" дигән соравына Березовский "бу сорау миңа түгел, полициягә бирелергә тиеш диде".
XS
SM
MD
LG