Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Иминлек Шурасы Косово турында сөйләшә


Бүген БМО Иминлек Шурасы Косовоның якын көннәрдә Сербиядән бәйсезлек игълан итү нияте турында гадәттән тыш утырыш үткәрә.
Хәзерге вакытта Иминлек Шурасында рәислек итүче БМОдагы Панама илчесе Сербия белән аның беректәше Русиядән шундый мөрәҗәгать килгәннән соң ябык ишекләр артында утырыш үткәрү турында килешенде диде.
Якын көннәрдә Косовоның албан җитәкчелеге бәйсезлек игълан итәр дип көтелә. Сербия моңа катгый каршы.
Сербия хөкүмәте Косоводагы албан җитәкчелегенең берьяклы бәйсезлек игълан итүе гамәли һәм хокукый булмыячак дигән белдерү белән чыкты.
XS
SM
MD
LG