Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең гәзит” укучыларына ана бәетен тәкъдим итте


"Безнең гәҗит"нең 6нчы саны
"Безнең гәҗит"нең 6нчы саны

“Безнең гәзит”нең яңа санында “Азатлык” язмаларына урын күпләп бирелә, милли темаларга, кеше язмышларына багышланган мәкаләләр да басыла.

“Безнең гәзит”нең яңа санында татар-төрек лицейларының тикшерелүе, Кремльгә керүнең түләүле булуы, татлы әйберләр чыгаручы “Заря” ширкәтенең эшен туктатуы, Башкортстанда комендант сәгате кертелү ихтималлыгы турында “Азатлык” хәбәрләре урын алган.

“Безнең гәзит”нең бу санында “Татар теле нигә үги?” дигән язманы укырга була. Оренбур өлкәсеннән Дилә Йосыпова, бездә милли тормышта бар да әйбәт кебек”, дип яза. “..Тик мин үземне барыбер алданган, гомер буы буш тагарак янында утырып калган кеше кебек хис итәм, элекке укучыларым алдында гаепле тоям. Оптималләштерү белән татар мәктәпләре ябыла, татар теле укытучыларын эзерләүнең бер мәгънәсе калмый”, ди мәкәләсендә Дилә Йосыпова.
Гәзитнең яңа санында шулай ук “Улыма язган йөрәк хисләрем” дигән баш астында, улын югалткан ананың бәете басылган. “Бу бәетебез Гаяз Хәйруллингә багышлана, ул Чечняда сапер булып хезмәт итте, армиядән кайтуына 4 ел тулганда, 5 көн эзләгәч, Зирәкле елгасында аның үле гәүдәсе табыла. Төпчек малайның үлемен аның әти-әнисе бик авыр кичерде” диелә гәзитттә. Азнакай районы, Уразай авылындагы Хәйруллинар гаиләсенең кайгыларын чагылдырган бәетне “Безнең гәзит” тә бастырган.

Сары чәчәк булмый, диләр,
Була икән күлләрдә.
Бәбекәем, гомерләрең
Өзелде бит суларда
.....

Кабереңә, улым, карлар төште,
Чәчәкләрең инде шиңделәр.
Нинди генә гөнаһларым булды икән?
Күтәрә алмаслык кайгы салдылар.
Төшләремдә, улым, сиңа
Ишекләр ачып керттем.
Шушы кадәр сагыш салып,
Нигә соң ташлап киттең?!
Сандугач басып сайрый
Өй буе талларына.
Бер нәрсәләр дә тиңләшми
Бала кайгыларына.
“Безнең гәзит”нең яңа санында “Иманга юл” дигән сәхифәдә, матурлык төшенчәсе турында Фатыйх хәзрәт Хәбибуллинның язмасы басылган. Анда “Матурлык – гөнаһмы? Ислам аны ничек билгели?” дигән сораулар куела. Хәзрәт пәйгәмбәрнең сүзләрен китерә: “Аллаһы Тәгәлә матур һәм матурлыкны сөя. Матурлык – безне Раббыбыз белән бәйләүче чара. Дөньяви матурлыкка булган сөюебез, безне шушы дөньяны барлыкка китерүчене сөюгә алып барырга тиеш”, дип яза Фатих хәзрәт “Безнең гәзит”тә басылган язмасында.
XS
SM
MD
LG