Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия БМОга Косовоны беркайчан да танымыячагын белдерде


Сербия БМО Иминлек Шурасында Белград Косовоның бәйсезлеген беркайчан да танымыячак дип белдерде.
Тышкы эшләр министры Вук Еремич Шураның гадәттән тыш утырышында Сербия Косовоның аерылуын туктату өчен барлык иктисадый, сәяси һәм дипломатик мөмкинлекләрен кулланачак диде.
Шул ук вакытта ул Белградның көч кулланмыячагы турында элекке белдерүен дә кабатлады.
Якын көннәрдә Косовоның албан җитәкчелеге Сербиядән бәйсезлек игълан итәр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG