Accessibility links

Рамил Бигновка тагын каныгалар


Башкортстанда сайлауларга әзерлек барышында кайбер җәнҗалар да кузгала башлады.

Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Башкортстандагы танылган татар эшкуары һәм республиканың оппозиция шурасы рәисе Рамил Бигнов Башкортстан дәүләт Җыелышы депутатлыгына үзен бер мандатлы округтан кандидатлар исемлегенә тәкъдим иткән иде. Әмма аны башта төрле сәбәпләр табып намзәт итеп теркәми тилмерттеләр. Шулай да республика Югары мәхкәмәсе аша үзен теркәтүгә ирешә алды Рамил Бигнов. Ләкин аның проблемалары моның белән генә бетмәгән булып чыкты. Хәзер инде оппозиция вәкиленең сайлауалды эшләренә дә аяк чалучылар табыла икән. Бу эшкә хәтта милиция хезмәткәрләрен дә җәлеп итәләр. Шул хакта Бигнов әфәнденең сайлау штабы башлыгы, профессор Мәҗит Хуҗин “Азатлык” радиосына белдерде.

Мәҗит Хуҗин сүзләренчә, Башкортстан Дәүләт Җыелышы депутаты урынына дәгъва итүче Рамил Бигнов үзенә каршы хөсетлекләр оештырылу уңаеннан Башкортстан Югары мәхкәмәсенә дә мөрәҗәгать иткән. Аның шушы дәгъвалары биш көн эчендә каралырга тиеш икән.
XS
SM
MD
LG