Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тифлистә оппозиция митингка җыелды


Грузия башкаласында меңнәрчә оппозиция тарафдары май аенда үтәчәк парламент сайлау алдыннан хөкүмәткә басымны арттыру өчен урам җыенына чыкты.

Парламент каршында җыелган оппозиция 5 гыйнварда үткән президент сайлау тавышларын яңадан санауны таләп итә. Ул сайлауда президент Михаил Саакашвили икенче мөддәткә сайланды.

Оппозиция бу сайлау хәрәмләшү белән үтте ди. Көнбатыш күзәтүчеләре исә сайлауны гадел дип тапты.

Оппозиция шулай ук парламент сайлау алдыннан үзенең эшчәнлеген гадел яктырту өчен дәүләт телевидениесенең киңәш шурасын төрлеләндерүне таләп итә.
XS
SM
MD
LG