Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчет хакимиятләре яңа мәчет төзүгә аяк чалмакчы


Акмәчет – Акмәчеттә яңа мәчет төзү мәсьәләсе тирәсендә киеренкелек дәвам итә. Җомга көнне Кырым хуҗалык мәхкәмәсе мәчеткә Ялтинская 22 адресында җир аеру турында карар кабул иткән. Әммә шәһәр хакимиятләре бу карарга шикаять бирәчәген белдергән.

Кырым татарлары 23 гыйнвардан бирле мәчет төзеләсе урында пикет үткәрә. Һәр мөселманнан мәчет нигезенә бер таш, дигән акция оештырылган. Таш сала алмаучылар, бар Кырым буйлап, мәчет төзелешенә 1 доллар (4 гривна) күләмендә акча җибәрә.
XS
SM
MD
LG