Accessibility links

FH: 2008 - демократия өчен караңгы ел


Freedom Housе оешмасының Европадагы башлыгы Владимир Школьников хисапны тәкъдим итә, "Азатлык" радиосы, 30 июнь 2009 ел.
Freedom Housе оешмасының Европадагы башлыгы Владимир Школьников хисапны тәкъдим итә, "Азатлык" радиосы, 30 июнь 2009 ел.

Freedom Hоusе хокук яклау оешмасы 2008 елда Үзәк Европа һәм Евразия илләрендә демократия үсешенә багышланган яңа хисабын тәкъдим итте.

Freedom Housе хокук яклау оешмасының белгечләре, 2008 демократия өчен катлаулы ел булды, дип белдерә. 2009нче ел хисабында, 21нче гасырда, беренче тапкыр, демократия яңа гына үсә башлаган бу төбәктә ике дәүләт арасында сугыш булды, дип әйтелә. Русия-Грузия низагы, демократиянең кысылуы иминлеккә һәм тотрыклылыкка тәэсир итми, дип уйлаучыларны уятып җибәрде, диелә.

Сайлау иреге мәсьәләсендә Freedom Housе белгечләре Азәрбайҗан һәм Русиягә тәнкыйть белдерә. Бу илләрдә сайлау нәтиҗәләре алдан ук билгеле иде, ди алар. Хисапта язылганча, журналистларга Хорватиядән алып Үзбәкстанга кадәр куркыныч яный.

Хисапта 8 элекке совет республикасына: Русия, Азәрбайҗан, Беларус, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан һәм Үзбәкстанга "үзәкләштерелгән авторитар режим" дигән бәя бирелгән.

Күзәтүчеләр соңгы берничә елда гына "төсле" инкыйлаблар булган илләрдә дә, демократиянең кысыла баруын билгеләп үтә.
Тикшерүчеләр барлыгы 29 илне күзәткән.

Кыскача демократик иреклекнең үсүе [ ] һәм кимүе [ ] түбәндәге исемлектә күрсәтелгән:

Сайлау иреге


Әрмәнстан, Азәрбайҗан, Грузия, Украина һ.б.

Албания, Беларус, Чехия.

Ватандашлар җәмгыяте

Әрмәнстан, Азәрбайҗан, Чехия, Грузия, Маҗарстан, Кыргызстан, Русия, Таҗикстан.

Беларус

Гадел мәхкәмә

Албания, Әрмәнстан, Болгарстан, Чехия, Русия, Таҗикстан, Үзбәкстан, Украина һ.б.

Казакъстан, Польша.

Коррупция

Азәрбайҗан, Русия, Маҗарстан, Болгарстан һ.б.

Әрмәнстан, Беларус, Польша һ.б.
XS
SM
MD
LG