Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналистләр алдан җибәрелгән


Шаһитләр әйтүенә караганда, Грузия белән хәрби низаг башлануга берничә көн кала Русия журналистлары Көньяк Осетиягә килеп җиткән.

Әлеге сәер хәл Русиянең Грузиядәге сугышка алдан ук әзерләнүенә башка бер дәлил китерәме дигән сорауга җәвапны хәбәрчебез язмасында эзләрбез.


Reuters хәбәр агентлыгында ирекле фотограф булып эшләгән Царнаев Цхинвалигә 7 августта килә. Хезмәттәшләре белән ул кулларындагы проект өчен төрле табигать һәм тирә-якны фотога төшерергә әзерләнгән булган.

Цхинвалигә җиткәндәге бер кунакханәдә урнашканда Царнаев бер төркем рус хәбәрчеләрен күрә.

“Кунакханәгә кергәч 48 журналистның анда булуын күрдек. Монда безнең белән бергә барлыгы 50 кеше бар иде. Чит ил хәбәр агентлыгында эшләүчеләрдән мин бер үзем генә идем. Калганнар Русия хәбәрчеләр иде һәм алар бер көн алдан ук килеп урнашканнар. Әйтерсең, зур бер вакыйкага алдан ук әзерләнгәннәр. Чикне узыр алдыннан бер кешенең хатыны һәм балаларын Цхинвалидән алып китүен күрдек”, диде ул.

Нәкъ шул көнне кичен Грузия белән Русия арасында сугыш башланды.

Царнаевның әйткән сүзләре бәйсез чыганаклар тарафыннан әлегә расланмаса да, бу аңлатканнар Русиянең сугышка алдан ук әзерләнүенә дәлил булып тора.

Русиянең дәүләт контролендәге мәгълүмат чыганаклары Грузиядәге низаг турында хәбәрләр тапшырырга алдан ук яхшы әзерләнгәне күрелә. Чөнки хәбәр тапшырганда барлык темалар, күренешләр һәм кертелгән комментарийлар ашыгыч әзерләнгән программага охшамый. Киресенчә бик сыйфатлы алып барылды.

Илнең инглиз телле хәбәрчеләре дә алдан ук әзерләнеп куйган. Көнбатыш мәгълүмат чараларына хәбәрләр бергәндә, Русия хәрбиләренең үз ватандашларын Грузия гаскәрләреннән ничек саклаулары турында аңлатма бирделәр.

Ләкин хәбәрчеләрнең яхшы итеп әзерләнүе генә түгел, башка дәлилләрдә шикләнергә урын бирә

3 август көнне Грузиянең Мәскәү яклы Көньяк Осетия хакимияте йөзләгән баланы төбәктән чыгарып, Русиягә алып китә. Шул хәлне күзәткән Грузияле хәрбиләр исә моның Көньяк Осетия, яисә Русиянең зур һөҗүмгә әзерләнүенең бер ишарәсе булуын белдерде.

Ләкин шахитләр күргәннәрдән тыш Русия ягының баштан ук хәрби көнегүләр уздыруы мәгълүм.

Сугышка берничә атна кала Русия гаскәрләре Төньяк Кавказда 8 мең гаскәри һәм 700 хәрби техника катнашында "Кавказ 2008" дип аталган киң күләмле хәрби күнегүләр үткәрде.

Грузия чикләреннән ерак түгел урнашкан Русиянең 58-нче армиясе бу күнегүләрнең үзәгендә булды. һәм Грузиягә басып керүдә дә нәкъ шушы армия төп роль уйнады дигән дәлилләр китерелгән иде.
XS
SM
MD
LG