Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш: Америкагa - Маккейн кирәк


АКШ президенты Буш, республиканнар конгрессында сенатор Джон Маккейн белән сөйләшеп, үз яклавын белдерде.

Миннесотаның Сент Паул шәһәрендә уздырылган конгресска җибәргән видео юлламасында Буш, "Маккейнне Американың иң яхшы кешесә һәм чираттагы президенты" дип атады.

Буш видео-юлламасында, Маккейнның тәҗрибәләрен мактап чыкты:

"Без яшәгән дөньяда янаулар тынмый. Американың 11 сентябрьдагы террор һөҗүмен яхшы аңлап, аннан кирәкле сабак алган президентка ихтыяҗ бар. Безгә янаган барлык һөҗүмнәрне алдан ук кисәтеп, аларга каршы безне саклый алачак президент кирәк. Безгә - Маккейн кирәк", ди Буш.

Буш шулай ук, Маккейнне Гыйрак сәясәтен яклаганы өчен мактады. Ләкин ул әлеге конгресска "Густав афәте" сәбәпле үзе шәхсән катнаша алмады.

Шулай да Бушның анда булмавы, Маккейн сайлау чараларын оештырган рәсмиләрне канәгать калдырган. Чөнки алар Америка тарихында халык тарафыннан бик өнәп бетермәгән президенты Буш белән яңа намзәтне якын китермәскә тырыша. Шулай итеп, алар сайлаучыларга Маккейннең Буштан үзгә сәясәтче итеп күрсәтергә омтыла.

"дәүләт мәнфәгате партиянекеннән мөһимрәк"

Cенатор Жой Либерман
Конгресс вакытында иң күп алкыш алган Жой Либерман чыгышы булды. 2000 елдагы сайлауларда демократ партиясе башлыгы ярдәмчесе булган, хәзерге вакытта исә бәйсез сенатор Жой Либерман Меккейннең АКШта бердәмлек китереп, илне алга җитәкле алачак намзәт дип атады. Һәм ул сәяси бәхәсләрне бер якка ташлап, үз шәхси киңәше итеп Маккейнне якларга чакырды:

"Мин монда Маккейнне якларга килдем, дәүләт мәнфәгате партиянекеннән тагын да мөһимрәк", диде Либерман.

Сара Пейлин партия башлыгы ярдәмчесе

Миннестонда узган Республиканнар партиясе конгресcында Сара Пейлин партия башлыгы ярдәмчесе булуны кабул итте.

Аласка штаты башлыгы Сара Пейлин
Дүшәмбе көнне мәгълүмат чараларында Пейлинның 17 яшлек өйләнмәгән кызының йөкле булуы турында хәбәре фаш ителгән иде. Хәбәрләрдән соң Пейлин кызының бала табачагын һәм кызының йөргән егете белән өйләнәчәген ачыклады.

Ләкин әлеге хәл һәм аның эшкә сәләте турындагы шикләнүләр партиянең аны ярдәмче буларак алуына каршы тәнкыйтьләрне арттырды. Чөнки президент ярдәмчесе, президент илне җитәкли алмаслык хәлгә калган очракта дилбегәне үз кулына алырга тиеш. Бу аның вазифасы. Әммә Пейлинның тышкы эшләр мәсьәләсендә тәҗребәсе юк диярлек. Пейлин җитәкчe буларак 2 ел элек мөддәткә генә штат башлыгы булып эшләде. Ә әлеге вазифага килер алдынан исә шәһәр башлыгы булып кына эшләгән иде.

намзәтләрннең ярдәмче сайлау юнәлеше


Президент сайлавында ике төп намзәт Меккейн белән Барак Обаманың ярдәмчеләрен сайлау юнәлеше дә бик сәер төс ала. Обама дәүләт һәм халыкара сәясәт өлкәсендә булган кимчелеген көчләндерү өчен тәҗребәле намзәтне сайлаган иде.

Ләкин Меккейн үзеннән әзрәк тәҗрибәдәге кешене сайлавына тәнкыйтләр артты. Шуңа да карамастан аның хатын-кыз булуы Хилари Клинтонның намзәтлектән төшеп калуына борчылган хатын сайлаучыларның тавышын үзенә тартыр, дигән ышаныч та бар.
XS
SM
MD
LG