Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Алтын мөнбәр" башланды


Чакырылган кунаклар арасында Эльдар Рязанов та бар.
Чакырылган кунаклар арасында Эльдар Рязанов та бар.

Пәнҗешәмбедә "Алтын мөнбәр" халыкара мөселман кино фестивале ачылды. Казанга жюри әгъзалары, мәртәбәле режиссерлар, актерлар килде.

Быелгы фестивальда танылган кино әһелләре белән очрашулар шактый булачак. Бу турыда мәдәният министрлыгы хәбәр иткән иде инде. Фестиваль кысаларында татар тамырлы Чыңгыз Айтматовның юбилее уңаеннан искә алу кичәсе дә үткәре­ләчәк. Голливудтан Марк Дакаскос атлы йолдыз инде матбугат белән очрашырга да өлгерде.

Быелгы "Алтын Мөнбәр" IV Халыкара мөселман кино фестиваленә килүче кунаклар арасында Эльдар Рязанов, Алла Сурикова, Борис Невзоров, Ольга Погодина, Виталий Безруков, Наталья Бондарчук кебек танылган урыс йолдызлары булыр, дип көтелә. Тик алар ни өчен чакырылган инде, дип аптыраучылар да бар.

Фестивальгә көтелүчеләр арасында Анастасия Заворотнюк булуы да күпләрне гаҗәпләндергән. Актрисаның “чытлак” образы кайбер мөселманнарда ризасызлык тудырган.

Шулай ук фестивальдә катнашучы казанлы журналистлар, мәскәүле каләм ияләренә эшләр өчен шартлар уңайлырак, дип зарлана. Ә “Алтын мөнбәр” фестивален яктыртуда 94 илдән 186 журналист катнашачак, дип белдерә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Оештыручылар тамашачыларга булган ирекне дә “кысарга” тели. “Фестивальгә кем тели, шул керә алмаячак. Ирекле йөрүләргә чик куела”, ди алар. Тик скептиклар, ирексез түгел, ирекле булып та залларга ишелеп кеше йөрүенә шикләнә. Алар әсәрләрнең “халява итеп” яки чакырмыйча күрсәтелгән очракта да, ярым-буш залларда узачагын фаразлый. Чөнки, кинолар Һолливудта төшерелмәгән, алар бары тик сирәк санлы тамашачы өчен генә кызыклы була ала. Дөрес, оештыручылар, нәкъ менә әнә шул коммерциялы, халыкчан һәм тамашачысы булган блокбастерларга каршы бу киноларны туплавын да әйтә.

Оештыручыларга шунысы отышлы, эшсез яки вакыты иркенрщк булган пенсионерлар инде бакчалырыннан кайткан вакыт. Студентларның да имтихан чоры башланмаган щле. Димәк, киноларны карарга бераз булса да тамашачы килер, дип көтелә.

Татарстанлылар үзләре быел өч номинациядә: нәфис, документаль, кыска метражлы фильмнары белән фестивальдә катнаша. Әйтик Айдар Хәлим әсәре буенча төшерелгән "Өч аяклы ат"ны инде бу көннәрдә Биектау районындагы тамашачы күрергә дә өлгерде.

Белгечләр исә, иң яхшы фильмнары исемлегендә елдагыча иранлылар күп булыр дип уйлый. Алар иҗаты еш кына америка фильмнарына алмаш итеп күрсәтелә.

Узган елдагыча, җиңүчеләргә Татарстан Президенты, шәһәр мэры, ТЮРКСОЙның махсус бүләкләре тапшырылыр, дип көтелә.

XS
SM
MD
LG