Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар кияве – Роналдо


Дөнья футбол беренчелеге ярышыннын төшеп калган Португалия такымында яңалык – аның җитәкчесе Роналдо татар кызы белән ярәшкән. Яшьләр Armani өчен рекламага төшкәндә гашыйк булган. Ирина Шәйхлисламова футболчыга кияүгә чыгарга җыена.



Португалия өчен 2010 дөнья футбол беренчелеге зур уңышлар китермәде. Испаниягә 1-0 хисабы белән җиңелеп Португалия уенчылары чирек финалга чыга алмыйча өйләренә кайтып китте.

Аның каравы такымның җитәкчесе, Мадридның “Реал” такымында уйнаучы Кристиано Роналдоны өендә зур шатлык көтә. Ул күптән түгел Ирина Шәйхлисламова исемле татар кызы белән ярәшкән.

Иринаның 2004 елда төшкән рәсеме

Ирина Шәйхлисламова кияүгә чыгарга җыенуы турында инде әти-әниләренә дә хәбәр иткән. Алар Чиләбе өлкәсенең Еманжелинск каласында яши.

Ирина да 1986 елда шунда туган, 2005 елда Парижга китеп Armani, El Corte Ingles, Guess, Intimissimi, Lacoste һәм Triumph кебек кием ширкәтләре рекламаларына рәсемгә төшкән.

Татар кызы журналистларга Роналдога кияүгә чыгарга теләгәнен әйткән. Кияү кешенең бу турыда ни уйлавы әлегә билгесез. Ә менә аның элекке иптәш кызлары егетнең үз милләте (португал) кызларын яратмаганын әйтә.

“Шуңа күрә ул Иринаны сайлаган”, ди 27 яшьлек модель Рут Пенеду.

Роналдо Төньяк Корея белән уен алдыннан фикерләрен туплый

Криcтианo Роналдо элек гашыйк булган кызлар арасында мәшһүр Пэрис Һилтон да булган.

Ирина Шәйхлисламова Роналдога кадәр Linkin Park төркемендә уйнаучы Роб Бордон белән очрашып йөргән.
XS
SM
MD
LG