Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнар интернетта исламофобиягә каршы кампания башлады


#NotInMyName кампаниясе
#NotInMyName кампаниясе

Париҗдагы соңгы террор гамәлләреннән соң дөньяда тагы да көчәеп киткән исламофобия шаукымына каршы тору максатыннан мөселманнар социаль челтәрләрдә флешмоблар оештыра башлады.

Ислам исеменнән дип кылынган террор гамәлләренә исламның һәм мөселманнарның бер катышы да булмаганын раслаучы төрле һәштәг-лар тагылган язмалар социаль челтәрләрдә зур тизлек белән тарала.

Twitter челтәрен кулланучылар #MuslimApologies ("мөселманнар гафу үтенүе") дигән һәштәг белән үзләренең мөселман булулары өчен "гафу үтенеп" сарказмлы, зәһәрле язмалар бастыра. Ислам һәм мөселманнар исеменә даими гаепләүләр, исламны террорчылык чыганагы итеп күрсәтүләрдән без ялыктык ди алар.

Соңгы ике тәүлек эчендә генә #MuslimApologies дигән һәштәг 30 мең тапкыр кулланылган. Иң популяр "гафу үтенүләр" гарәп дөньясының фән һәм кешечелек тарихында казанышлары: беренче университет, хастаханәләр, алгебра, химия, медицина, астрономия ачышлары өчен ясалган.

"Исаак Ньютон гравитация турында гарәп галиме Ибн Әл-Хисам китапларыннан белгән – гафу итегез" диелгән бер твитта.

"Дөньяда беренче университетны мөселман хатыны Фатима Мөхәммәт Әл-Фәһри ачкан – гафу итегез" диелә икенче твитта.

Бу башлангычны француз телле илләр күтәреп алды. Анда язмалар #LesMusulmansSexcusentPour дигән һәштәг белән тарала. Бер тәүлек эчендә ул 5 мең тапкыр кулланылган. Бер кулланучы хәтта футболчы Зинетдин Зиданның барлыгы өчен "гафу үтенгән".

#NotInMyName ("минем исемнән түгел") дигән һәштәг узган атнада 50 мең тапкыр кулланылды. Аны узган ел британ студенлары башлап җибәргән иде. 13 сентябрьдә "Ислам дәүләте" оешмасы һуманитар миссия хезмәткәре британияле Дэвид Хейнсны үтерү видеосын күрсәткәннән соң, Лондондагы хәйрия оешмасы #NotInMyName һәштәгын дөньяга таратырга чакырды.

Шушы елның февралендә Saf Adam исемле кулланучы Facebook челтәрендә видео урнаштырды. Бер ир кеше урамда басып тора, аның күзләре бәйләнгән. Янындагы плакатларга "Мин мөселман. Миңа террорчы дигән тамга сугалар", "Мин сезгә ышанам. Ә сез миңа ышанасызмы? Мине кочаклагыз әле" дип язылган. Үтеп баручыларның шактые янына килеп аны кочаклап китә. Язма әзерләнгән вакытка бу видео инде 16 миллион тапкыр каралган иде.

XS
SM
MD
LG