Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сәләт" фильмы Истанбул фестивалендә 2нче урын алды

Җиңүчеләр (сулдан уңга): Испания (3нче урын), Төркия (1нче урын), Татарстан (2нче урын - Тимур Сөләйманов), Иран (4нче урын)
Җиңүчеләр (сулдан уңга): Испания (3нче урын), Төркия (1нче урын), Татарстан (2нче урын - Тимур Сөләйманов), Иран (4нче урын)

"Сәләт" яшьләренең "Үзеңә ышан" мотивацион ролигы Истанбулда узган халыкара фестивальдә кыскаметражлы фильмнар номинациясендә 2нче урын алды. Беренче урында Төркия, өченче урында Испания, дүртенче урында Иран фильмнары.

"Сәләт" яшьләре төшергән "Үзеңә ышан" ("Believe in yourself") фильмы III халыкара Босфор фестиваленең кыскаметражлы фильмнар номинациясендә катнашты. Фестивальгә барлыгы 850 эш җибәрелгән. Шуларның 20се финалга узган. Җиңүчеләр 27 ноябрь җомга көнне Истанбулда игълан ителде. Тантанада "Сәләт" яшьләр фонды башкарма мөдире Тимур Сөләйманов та катнашты.

Y-Istanbul 1 st OIC Youth Capital Award Competition дип аталган номинация Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (OIC) тәкъдиме белән фестиваль програмына быел беренче тапкыр кертелде. Истанбул каласы 2015-2016 елларда OIC тарафыннан Яшьләр башкаласы дип игълан ителгән. Шушы програм кысаларында ел дәверендә күпсанлы чаралар каралган. Фильм фестивале – шуларның беренчесе һәм иң мөһиме.

Фестивальнең шигаре – "Глобаль мәсьәләләрдә яшьләр иҗаты" ("Youth Creativity for Global Solutions"). Рәсми сәхифәдә әйтелгәнчә, бәйгегә төрле социаль мәсьәләләрне яшьләр күзлегеннән чыгып яктырткан кыскаметражлы иҗади фильмнар кабул ителә. Оештыручылар качаклар мәсьәләсе, глобальләшү һәм этник үзенчәлек, террорчылык һәм экстремизм темаларын тәкъдим иткән, ләкин моның белән генә чикләнмәскә чакырган.

"Сәләт" фильмына бүләк

Тимур Сөләйманов Азатлыкка хәбәр итүенчә, көннең беренче яртысында OIC яшьләр форумы шурасы утырышы узган. Анда узган елга нәтиҗә ясалган, киләсе 2016 елга планнар корылган. Киләсе елда төп чараларның берсе – OIC илләренең яшь эшкуарлар форумы булачак. Аны 10-16 июль көннәрендә Казанда үткәрү планлаштырыла. Шул ук көннәрдә KAZANSUMMIT җыены да узачак.

"Үзеңә ышан". "Сәләт" – мөмкинлекләр мохите
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:55 0:00

"Үзебез өчен үзебез төшердек"

"Сәләт" клубы президенты Айгөл Габдрахманова Азатлыкка әйтүенчә, алар фильмны фестивальга дип төшермәгән. "Җәйге аланнарга әзерләнгән вакытта "Сәләт" турында һәркемгә аңлаешлы булган кыска, эчтәлекле фильм төшерергә булдык. Фильмның авторлары – Гүзәл Усманова һәм Илдар Әюпов. Оператор – Илшат Рахимбай. Бергәләшеп өч көн буе иртә таңнан алып төнгә кадәр төшердек. Фильмда нигездә сәлкешләр катнаша. Үзебез өчен үзебез төшердек инде” ди Айгөл. (Фильмда ул төп рольләрнең берсен башкара – ред.)

Авторлар әйтүенчә, бу фильмның максаты – яшьләрне гамәлгә өндәү. Төп фикерләрнең берсе – кеше беренче чиратта үзе тырышырга тиеш, "Сәләт" аңа ярдәм генә итә ала.

Фильм өч телдә – татар, инглиз һәм урыс телләрендә әзерләнгән.​

III халыкара Босфор фестиваленең бүләкләү тантанасы сәхнәсе
III халыкара Босфор фестиваленең бүләкләү тантанасы сәхнәсе

XS
SM
MD
LG