Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миләүшә Ахоссийенагбе: "Ирем үзен татар ди"


Миләүшә һәм Серж Ахоссийенагбе
Миләүшә һәм Серж Ахоссийенагбе

Башкортстанның Тәтешле районы Югары Кодаш авылы кызы Миләүшә Ахоссийенагбе бүген гаиләсе белән Франциянең Гренобль шәһәрендә яши. Үткән ел Казан консерваториясе дипломын алу белән чит илгә киткән опера җырчысы француз телен үзләштереп Европа сәхнәләрендә җырларга хыяллана.

Катнаш никахлар, татар кызларының чит милләт кешеләренә кияүгә чыгып китүләре – актуаль темаларның берсе. Бу язма герое тормыш итәр өчен кешенең тән төсе, милләте мөһим түгел, аның эчке дөньясы мөһим дип саный. Татар сәхнәсендә үткән бәйгеләрдә катнашып беркадәр күңеле кайткан Миләүшә Азатлыкка хәзер дөнья сәхнәсендә урын табу теләге белән яшәвен сөйләде.

Туган ягы Башкортстанда мәктәпне тәмамлагач, Миләүшә Казанга килеп музыка колледжының татар халык җырлары бүлегендә укый, узган елда консерваториянең академик җырлау бүлеген тәмамлый. Диплом алуга улы белән ире янына Франциянең Гренобль шәһәренә күчеп килә. Ире Серж Казан университетының биохимия факультетын тәмамлап, Франциядә аспирантурага укырга керә.

– Миләүшә, син булачак ирең – Африка егете белән кайда таныштың?

– Ул мине үзе тапты дияргә була. Көзге айлар иде, укудан чыктым да, ул вакытта консерваториянең икенче курсында укый идем, Тинчурин тукталышында автобус көтәм. Минем тирәдә ике кара тәнле егет тә бар иде. Мин колакчын белән музыка тыңлап басып торам. Шунда егетләрнең берсе көтмәгәндә генә килеп эндәште: ”Гафу итегез, безгә Фучик урамына нинди автобус белән барырга икәнен өйрәтмәссезме?”. Мин колакчынны салдым да өйрәтә башладым, үзем: “Озакламый минем автобус килә, мин ашыгам”, дим. Шуннан ул дусты янына китте дә, нәрсәдер сөйләшкәч, кире минем янга килде: “Сезнең белән танышырга мөмкинме?” диде.

Серж Миләүшәне беренче күрүдән үк ошаткан
Серж Миләүшәне беренче күрүдән үк ошаткан

– Ул дусты белән ни турында сөйләшкән, яңадан сорадыңмы?

– Дустына: “Ул кыз шундый сөйкемле, матур итеп юлны аңлатты, минем аның белән танышасым килә” дигән. Дусты аңа: “Әй, кирәкми, урыс кызы белән танышма, алар кара кешеләрне яратмыйлар”, дигән. ”Юк, мин бит аның белән сөйләштем, ул бик ачык кыз”, дигән булачак ирем. “Алайса, танышып кара инде”, дигән дусты. Ул килеп телефонымны сорады. Мин: “Әйдәгез, үзегезнекен бирегез, мин сезгә шалтыратырмын”, дидем. Тиз генә язып алдым да, автобуска утырып киттем. Миңа ничектер кызык булып тоелды бу очрашу, нигә әле аралашып карамаска дип уйладым да аңа SMS яздым. Миндә электән берәр чит ил кешесе белән җитди мөнәсәбәтләргә кермичә генә дус булып аралашасы килү, чит мәдәниятне белергә теләү хыялы бар иде.

Миләүшә сәяхәт вакытында
Миләүшә сәяхәт вакытында

– Андый теләк синдә каян бар икән?

– Американ фильмнарындагы Will Smith кебек кара тәнле киноактерлар ошый иде миңа. Алар ничектер текә булып күренәләр, breakdance бииләр, рэп җырлыйлар – миңа бик ошый иде. Авылда әнигә еш кына: “Мин берәр кара кеше белән танышам әле”, дия идем. Әни: “Теләсә нәрсә сөйләмә кызым, Ходайның амин дигән сәгатенә туры килмәсен”, ди иде. “Кара оныкларың булыр”, дип шаяртканга, әни: “Алай әйтмә, синең бар әйткәнең болай да чын булып куя”, ди иде.

– Сержга SMSта ни дип язган идең?

– Мин аңа исемемне яздым, Вконтактеда мине табаласың дип. Ул миңа табармын дип җавап бирде. Өйгә кайттым, скайптан әни шалтыратты, аңа сөйләдем бу танышуны. “Бик әйбәт булган, дуслыкта кешенең тәне мөһим түгел”, диде. Ләкин минем яңа танышым юкка чыкты, Вконтактеда дуслыкка да өстәлмәде... Бер атна-ун көн үткәч, ул табылды. Серж да минем шикелле үк иҗат кешесе икән, b-macks дип аталган ансамбльдә җырлый, алар төрле шәһәр клубларында чыгыш ясыйлар, продюсерлары бик билгеле Maks Bucks булып чыкты. Җырларын тыңлагач, ул якынрак та булып китте әле... Кызык, нәкъ мин теләгәнчә, җырлый торган кеше булып чыкты бу дип уйлап куйдым.

"Серж мин теләгәнчә җырчы булып чыкты"
"Серж мин теләгәнчә җырчы булып чыкты"

Серж Төньяк Африканың Бенин республикасыннан, католик динендә, телләре – француз теле. КФУда укый булып чыкты. Шактый язышып аралашкач, күрешергә булдык. Очрашуларның берсендә ул мине үзе яшәгән тулай торакка чакырды, беренче курс чит ил студентлары белән танышу кичәсенә. Мин килүгә үзләренчә үткен итеп ашарга пешергән. Анда аның дуслары белән дә таныштым.

Дәресләрдән бушаган чакларда ул мине паркка чакыра иде, сөйләшеп утыра идек. Әгәр күрешми торсак, аның миңа җитмәгәнен, юксынуымны сизә башладым...

– Миләүшә, ул сине нинди сыйфатлары белән үзенә каратты?

Беренче чиратта аның кайгыртучан булуы ошады

– Беренче чиратта аның кайгыртучан булуы ошады. Ул миннән көнең ничек үтте, кәефең ничек, син бүген ашадыңмы дип сорый иде. Сержга кадәр танышкан егетләрдә андый сыйфат бөтенләй күрмәгән идем. Нәрсәдер кирәксә, кайчан шалтыратсам да ярдәмгә килә иде. Берсендә яңа ел алдыннан авылга кайтырга җыендым. Соңгы акчама билет алган идем, Серж мине поездга озатты да эшкә китте. Ә поездда минем урында бер хатын утыра! Ничек инде алай дим. Яхшылап карасам, мин башка поездга кереп утырганмын, билет тикшерүче дә юньләп тикшермәгән. Мин кайтасы поезд биш-ун минут элек киткән булып чыкты. Поезддан чыктым да нишләргә белми басып торам. Яңадан билет алырга акча юк. Әниләргә шалтыраттым, аннан Сержга. “Син киттеңме инде?” ди. “”Юк”, дип елыйм. Хәлне аңлаткач, тиз арада килеп җитте, миңа билет алып, башка поездга утыртып җибәрде.

Авылда чакта да гел шалтыратышып тордык. Берсендә ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Мин аның әйбәт кеше икәнен белсәм дә, бу аралашуларны тиз генә җитди итеп кабул итәлмәдем.

Серж һәм Миләүшә
Серж һәм Миләүшә

Хатын-кызлар бәйрәме көнендә әни аның белән танышырга Казанга килде. Серж чәчәкләр, тортлар күтәреп килде кунакка. “Мин синең әниең белән сөйләшергә, кулыңны сорарга телим”, ди. Ул сөйләшүдән соң әни шок хәлендә калган кебек иде. “Кызым, мин нәрсә әйтергә дә белмим, кайткач әтиең белән сөйләшергә кирәк”, ди. Соңыннан әти белән әни шалтыраттылар, әти юк дип тә әйтми, менә үзеңнең балаларың булгач, аларны чит илгә җибәргәч, белерсең әле, ди. Әти-әни миңа беркайчан да каршы килмәде. Мин һәрвакыт үзем теләгәнчә яшәдем, “син үзең беләсең, хаталарыңа үзең җаваплы. Ни булса да, без сиңа һәрвакыт терәк булачакбыз”, дип әйтәләр иде.

Җәй көне Серж авылга танышырга кайтты һәм көтмәгәндә диярлек никах та укытып куйдык. Ул әти-әнигә: “Миләүшәне кайгыртачакмын, минем ниятләрем җитди”, диде.

Минем тормышта көтмәгәндә булган хәлләр бер никах кына түгел. Әле балачакта 31 август көнне мәктәп ишегалдында дуслар белән уйнадым да, әнигә минем дә мәктәпкә барасым килә дидем, яшем җитмәгән булса да. Әни төнлә мәктәп директорына барып, мәктәпкә барасы килүемне әйткән. Директор: “Барсын, ярар, укысын. Укып китсә, укып китәр, китмәсә, бүтән бармас”, дигән. Мин бердигән итеп укып киттем, алдынгы булып әле.

Казанга да көтмәгәндә килдем. Иртәгәсе Уфада имтихан бирәсе көнне мин төнлә Казанга чыгып киттем. Монысында әтинең дусты котыртты. Ул: “Син Уфада нишлисең, анда башкортлар син татарны кыерсытачаклар. Әйдә, үзем училищега шалтыратып карыйм”, диде. Миңа шул җитә калды. Әни: “Казанда керәлмәсәң, Уфада да имтиханга бармасаң, авылга кайтасыңмы?”, диде борчылды. “Әни, мин Казанда укырга керәчәкмен”, дидем. Уфада алдан ук әйтеп куйдылар: алты кеше генә алачаклар, жюрида да алты кеше, аларның үз кешесе бар. Сезнең шанслар бик аз, дип.

Туй алдыннан
Туй алдыннан

Гыйнвар аенда район үзәгендә туй иттек. Серж ап-ак лимузин белән килде, ә эчендә гел кара егетләр! Район үзәгендә бергәләшеп йөргәндә кешеләр безгә борылып-борылып карыйлар, шундый кызык иде! Казанда язылыштык, ул дусларын чакырып мәҗлес ясады.

Улыбыз туганда әле икебез дә студент идек, тулай торакта яшәдек. Ирем, академик ял алмассың, ничек тә тырышырбыз, диде. Әгәр алган булсам, ул университетны бетереп Франциягә киткәч ике ел көтәсе булыр иде. Мин иртән укырга китәм, ул бала белән кала, мин кайткач, ул укырга китә, укудан соң эшкә китә иде. Тулай торакта булышучы дуслар да булды.

Кечкенә Энерик белән
Кечкенә Энерик белән

– Ул чакта яшәргә акча җитә идеме?

– Сержның Казанда бизнесы да бар иде. Бала туганчы күрмәдем дә иремне дияргә була. Бик күп эшли иде, иртәнге алтыда төзелешкә чыгып китә иде, баланың бөтен нәрсәсе дә булсын дип тырышты. Хәтерлим әле, Франциягә киткәндә бала арбасын сатырга булдым. Ирем, сатма инде, мин бит аны алыр өчен җәй буе эшләдем, диде. Минем балага җиңел арба аласы килгән иде, ахырда барыбер саттым инде. Хәзер улыбызга өч яшь, бакчага йөри.

– Иреңнең туган ягында булдыгызмы, аның туганнары белән таныштыңмы әле?

– Әнисе белән скайптан аралашып калдык, хәзер вафат инде. Әтисе күптән вафат булган, туганнары бар, әле күптән түгел Парижда кунак булып кайттык. Туган ягына бәлки алдагы елда барырбыз дип уйлыйбыз.

– Миләүшә, иреңне татарча сөйләшергә өйрәтергә уйламыйсыңмы?

– Аның татарлар арасында дуслары шактый. Кайбер сүзләрне дә белә. “Мин сине яратам”, “Минем исемем – Серж”, “Мин – татар!” ди. “Авылда яшәсәм, мин татар телен һичшиксез өйрәнер идем”, ди.

Никахка да, балага мөселманча исем кушканда да каршы килмәде

Серж никахка да, балага мөселманча исем кушканда да каршы килмәде. Улыбызның мөселман исеме дә бар, ул паспортка да теркәлгән. Иремнең әтисе - католик, әнисе - мөселман. Аның өчен диннәр тигез.

Ирем, гомумән, әгәр дөрес дип саный икән, юк дип әйтми. Һәрвакыт минем белән киңәшә, син теләгәнчә булсын, ди. Ирем пилмән, мантыны бик ярата, ә аш-шулпаларны үз итми. Өйдә ул төрле экзотик ризыклар пешерә, ә мин сыйланырга бик яратам!

Миләүшә улы Энерик белән
Миләүшә улы Энерик белән

– Гренобльдә яшәү шартлары ничек, Казаннан яхшыракмы?

– Без монда иремнең эшеннән бирелгән фатирда яшибез. Ул укый да, буш вакытта кунакханәдә администратор булып та эшли. Укып бетергәч һөнәре буенча фармацевтика өлкәсендә эшләргә уйлый. Бу фатир өчен без берни түләмибез. Инде бер ел социаль фатирга чиратта торабыз. Күптән түгел мэриягә барып яңа документлар тапшырдык – без икенче балабызны көтәбез. Франциядә һәр баланың үз бүлмәсе булырга тиеш дигән канун бар. Монда балаларның һәрнәрсәсе булырга тиеш дип яшиләр.

– Аңлатып үтмәссеңме, нәрсә ул социаль фатир?

– Монда торакны бик байлар гына сатып алала, шуңа да күпләр дәүләттән социаль торак сорый. Һәр балага бер бүлмә, ир белән хатынга тагын берәү, зал, аш бүлмәсе булырга тиеш. Коммуналь чыгымнар гаилә керемнәреннән чыгып исәпләнелә. Бу фатирны алган кешенең анда гомер ахырына кадәр яшәү хокукы бар. Әле күптән түгел бер танышыбыз иреннән аерылгач шундый дүрт бүлмәле фатир алды. Ул мэриягә барып, мин иремнән аерылдым, ике бала белән урамда калдым дигән һәм аңа бер ай эчендә фатир бирделәр. Ул фатирга аена йөз евро түли. Монда аерылышырга бик яраталар дип әйтергә була, чөнки дәүләт аерылган хатынга һәрьяклап ярдәм итә, төрле пособияләр, фатир бирә.

Франциядә кеше социаль яктан нык якланган

Франциядә кеше социаль яктан нык якланган. Менә без – студент гаиләсенә атна саен ашамлыклар бирәләр күп итеп. Машина багажнигына төяп кайтабыз аларны, күбесе шулай ашалмый да кала. Ул – яхшы, вакыты чыкмаган ризыклар. Монда студент статусындагы кеше бик хәерче санала, шуңа да аңа ярдәм итү дә күп каралган. Мәсәлән, шәһәр эчендә җәмәгать транспортында йөрү өчен без аена бер кешегә 2,5 евро түли идек. Бу, билгеле, гаилә кеременнән чыгып санала. Хәзер ирем эшләгәч, без аена икебезгә 30 евро түлибез.

Миләүшә ире һәм улы белән
Миләүшә ире һәм улы белән

Медицина хезмәтеннән бушка файдаланабыз. Шәхси клиникага барсаң да бушлай хезмәтләндерү каралган. Бу эшләү-эшләмәүгә карамый. Иң мөһиме – документлар тәртиптә булырга тиеш. Шуңа да эшсезләр монда артык кайгырмый, чөнки пособиеләргә яшәп була. Дәүләт өчен кешенең сәламәт булуы бик мөһим.

​Казанда мин улым белән көмәнле чакта варикоз сәбәпле табибларга күп йөрдем. Дәүләт дәваханәләрендә бушка УЗИ да ясамыйлар, түләүлегә барырга туры килде. Махсус оек алырга куштылар, мин иң арзанын – 2 мең сумлыгын алган идем. Ул оекны мин тишелеп беткәнче кидем! Ә монда УЗИ да, варикозны лазер белән дәвалау да бушка. Казанда ул 70мең тирәсе тора. Махсус оеклар Германиянеке, алар да бушка бирелде, әз генә тишелсә дә, яңасын алып киям. Массажга, физиотерапияләргә йөрим. Айга бер тапкыр гинеколог өйгә килеп, төрле тикшерүләр үткәрә.

Монда табибка бәйрәмгә барган шикелле барам

Мин мондагы медицинадан бик канәгать. Аның шундый кешелекле булуы икътисадка бәйледер дип уйлыйм. Русиядә тупас мөгамәлә иде кая барсаң да, ә монда табибка бәйрәмгә барган шикелле барам, мине караучы ир табиб ишекләрне ачып кертә, ачык итеп сөйләшә, яхшы кәеф белән өйгә кайтып китәм. Шартлар бик яхшы, Русиядән соң бөтенләй башка бер дөньяга эләккән кебек. Әнигә сөйләгәч, әни шакката инде мондагы хәлләргә.​

– Миләүшә, ничек уйлыйсың, мәхәббәт милләткә, тән төсенә карыймы?

Минем өчен иң мөһиме – кешенең эчке дөньясы, тәрбиясе, аның дөньяга карашы

– Юк, карамый. Минем өчен иң мөһиме – кешенең эчке дөньясы, тәрбиясе, аның дөньяга карашы. Кешенең тормышта нинди максат белән яшәве миңа күпкә якынрак. Миңа иремнең бала тәрбияләү мәсьәләсендә дә миннән акыллырак булуы ошый. Ул хәтта күпкә җаваплырак тоя үзен, кайчак мин үземнең әни икәнемне дә онытып куям... Без һәрвакыт бер-беребезгә терәк, бер-беребезгә ярдәм итеп яшибез. Аерым вазифалар юк – бар да бергә эшләнә.

"Йолдыз булу җиңел түгел", ди Миләүшә
"Йолдыз булу җиңел түгел", ди Миләүшә

– Миләүшә, син бит әле опера җырчысы да. Казанда калган булсаң, "йолдыз" булыр идем дип уйлаганың юкмы?

Киләчәгемне зур сәхнәдә күрәм

– Белмим инде... "Йолдыз" булу җиңел түгел. Төрле бәйгеләрдә катнашу тәҗрибәм бар, дөресен әйткәндә һәрчак диярлек түбәнсетәләр иде. Казанда Рәшит Ваһапов фестивалендә катнашкан идем. Мин бит үз көчемне үзем беләм, бу бәйгедә миңа икенче урын гына бирелде. Бу көтелмәгән хәл булды үзем өчен дә, күпләр өчен дә. Беренче урын алучының жюрида булышлык күрсәтүче-таянычы бар иде, ул әйткән: “Миләүшә барыбер Франциягә китә, ә җиңәсе кызга аспирантурага керергә кирәк, диплом алырга кирәк”, дигән. “Татар моңы” бәйгесендә дә өченче урынны гына бирделәр. Профессиональ җырчы буларак кемнең ничек җырлаган аңлыйм бит инде! Минем хәтта ничәнче урын алганны сәхнәдән игълан да итмәделәр, диплом гына тоттырдылар. Бәйгедән соң миңа бер жюри әгъзасы килеп әйтте: “Миләүшә, сиңа берничек тә өченче урын булырга тиеш түгел иде, кимсеттеләр сине”, диеп. Аңлашыла инде, мондый бәйгеләрдә жюрида һәркемнең үз яклаучысы бар, гаделлек кенә юк.

Сәхнәдә
Сәхнәдә

Ирем укуын бетереп Франциягә киткәч, мин баланы авылга кайтарып, Татарстан республикасының Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге камера хорында эшләп алдым. Төрле гастрольләргә йөрдек, бик актив тормыш белән яшәдем. Ә монда килгәч – тынычлык. Бик сагындым, нишләргә белмәдем. Франциядә җырчы булып китәр өчен беренче чиратта француз телен өйрәнергә кирәк. Ирем, сиңа эш булачак, синең һөнәрең кайда да бәяләнә торган, чөнки син табигый сәләт иясе, ди. Инде бу яшәгән бер ел эчендә француз телен яхшы гына аңлый, сөйләшә дә башладым. Озакламый тел курслары башланачак, анда язылдым. Алла боерса, бар да булачак дип уйлыйм үзем дә.

Мин киләчәгемне зур сәхнәдә күрәм. Тормышым җыр, музыка белән бәйләнгән, шуңа да йөрәктәге җырны берничек тә алып атып булмый...

XS
SM
MD
LG