Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан "Русия милләтен" ныгыту програмына акча бүлде


Уфада Нәүрүз бәйрәме, 2016 ел
Уфада Нәүрүз бәйрәме, 2016 ел

"Русия милләте" бердәмлеген ныгытуга Башкортстан казнасыннан җәмгысе 341 миллион сум акча бүленәчәк. Әлеге финанслар "Русия милләте бердәмлеген ныгыту һәм Башкортстан республикасы халыклары этномәдәни үсеше өчен" дигән махсус програмны тормышка ашыру өчен каралган.

Дәүләт дәрәҗәсендәге бу програмны раслау турындагы карарны республика хөкүмәте башлыгы Рөстәм Мәрданов имзалаган. Яңа програм эшне өч юнәлештә алып баруны күзаллый:

  1. "Гражданлык бердәмлеген ныгыту һәм милләтара мөнәсәбәтләрне җайлау"
  2. "Башкорт халкының үзенчәлеген саклау һәм үстерү"
  3. "Башкортстан халыкларының этномәдәни күптөрлелеген саклау"

Моңа охшаш програмнар республикада элекке елларда да кабул ителгән иде. Мисал өчен, әле 1998 елда ук "Башкортстан халыклары" дәүләт програмы турында карар кабул ителде. Аннан аны яңарту турында 2002 елда тагын бер фәрман имзаланды. Ул эшләр 2003-2012 елларга исәпләнгән иде. Киңкүләм програм республикада яшәүче күп санлы милләтләрнең милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлдерелергә тиеш иде. Әмма аның асылда матур документ булып калуына дәгъва белдерүләр әле булса яңгырый. Аның файдасы булса да, нигездә титул милләт саналган башкорт халкына гына булды дип исәпли этносәясәт белгечләре.

Тарих фәннәре кандидаты, инде 20 елдан артык этнологик тикшеренүләр алып баручы һәм байтак чит илләрдә чыгыш ясаган Илдар Габдрафыйков шуларның берсе. Рөстәм Мәрданов имзалаган програмга карата үз фикерләре белән ул Азатлыкка уртаклашты.

Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

– Илдар әфәнде, бу програмның исемендә үк федерализм күренми кебек. "Русия милләте", "российская нация" төшенчәсе ята.

– Мәгълүм ки, республика кабул иткән програм ул “Русия милләте бердәмлеген ныгыту” исемле федераль програмның бер өлеше булып тора. Ә ул програм элегрәк кабул ителгән “Русия Федерациясендә 2025 елга кадәр дәүләт милли сәясәте стратегиясе” нигезенә салына. Шуңа күрә төбәкләрдәге програмнар да, шул исәптән Башкортстанныкы да, федераль документка нигезләнеп әзерләнә, аңа каршы була алмый. Төбәк програмы фәкать җирле этник үзенчәлекләрне генә искә ала. Ә инде “Русия милләте” дигән төшенчәгә килгәндә, анда әллә ни хата күрмим. Ул башка милләтләрнең – татар, башкорт, чуаш һәм башкаларның булуын таный. Русия милләте төшенчәсе бары тик гражданлык тәңгәллеген генә аңлата. Ләкин башка мәсьәлә бар, мондый програмнарны әзерләгәндә төбәкләрдә федераль документны ничек кирәк алай гына күчереп куймаска, ә бар тулылыгында җирле этник үзенчәлекләрне исәпкә алып эшләргә кирәк. Республикада яшәүче барлык кешеләр дә, милләтенә карамыйча, үзләрен бик рәхәт һәм уңайлы хис итәргә тиеш.

– Башкортстан бюджетыннан бу програмга бүленгән акчалар республикада милләтләр нисбәтенә карап гадел бүленәчәгенә өмет бармы?

– Республика казнасыннан хәтсез акчалар бүленә бу эшкә. Менә аны тормышка ашырганда Башкортстан хөкүмәте дәрәҗәсендә генә түгел, әаерым министрлыклар (мәдәният, мәгариф, мәгълүмат), район һәм шәһәр хакимиятләре тарафынннан да җитәкчеләрнең намуслы, гадел эш итүе шарт. Барлык чаралар да халык өчен, ә хакимиятләр өчен уздырылмый. Шуңа күрә дә алар халык белән, милли-мәдәни мохтариятләр, башка милли оешмалар белән киңәшләшеп, берлектә әзерләнергә, акчалар да үтәкүренмәле, ачык бүленергә тиеш.

– Сез Башкортстандагы милләтара мөнәсәбәтләрне җентекле өйрәнүче кеше. Элекке елларда татар-башкорт проблемасы булып алган иде. Хәзер исә бу артык күпертелми. Сәбәп нәрсәдә?

– Бу ерак тарих түгел, шуңа һәркемнең күз алдында булган хәлләр. Татар милли оешмалары республикада татар халкы хокуклары кысылуы турында белдереп килде һәм милли-мәдәни мәнфәгатьләренең башкалар белән бәрабәр канәгатьләндерелүен таләп итте. Әмма бу башкорт милли оешмалары лидерларына ошамый иде. Каршылыклар нигездә шуннан килеп чыкты. Ә соңгы берничә елда башкорт оешмаларының радикаль җитәкчеләре иминлек оешмалары тарафыннан тынычландырылгач, хәзер артык шау-шу да юк. Әлбәттә, шул ук вакытта татарларның ихтыяҗлары канәгатьләндерү көн үзәгеннән төште дип тә әйтеп булмый. Гомумән алганда, татар белән башкорт халкы арасында кискен каршылыклар юк бит ул. Ике халык та дус-тату яшәргә тели. Фәкать хакимиятләр тарафыннан, тиешле министрлыклар һәм оешмалар ягыннан төпле милли сәясәт кенә таләп ителә. Милли мәсьәлә бик нәзек, четерекле әйбер, шуңа да аны тормышка ашырганда үтә дә зирәк, игътибарлы булу кирәк. Ә гади халыкка бүлешер бернәрсә дә юк.

XS
SM
MD
LG