Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада балалар, үсмерләр арасында Коръән уку бәйгесе үтте


Бәйгедә катнашучы имтихан тота
Бәйгедә катнашучы имтихан тота

"Тынычлык авазы" бәйгесендә Башкортстан, Татарстан һәм Чиләбе өлкәсеннән 200дән артык малай һәм кыз катнашты.

1 апрель Уфаның "Ихлас" мәчетендә балалар арасында Коръән укучыларның "Тынычлык авазы" исемле бәйгесе булып үтте. Анда Башкортстанның үзеннән, шулай ук Татарстаннан һәм Чиләбе өлкәсеннән 200дән артык бала катнашты. 2 яшьтән 17 яшькәчә балалар һәм үсмерләр өч төркемдә осталыгын, гыйлемен сынашты. Бәйгедә татар, башкортлар һәм башка милләтләр вәкилләре, шул исәптән, таҗик һәм үзбәкләр дә бар иде.

Бәйге "Ихлас" мәчете ачылуга 20 ел, Башкортстан диния нәзараты оештырылуга 100 ел тулуга багышланды.

Бәйгедә катнашучылар һәм чарага килгәннәр
Бәйгедә катнашучылар һәм чарага килгәннәр

Коръән уку бәйгесендә катнашучылар, һәртөрле имтихандагы кебек үк, билетлар алды. Анда өч бирем язылган. Икесе Коръәнгә бәйле сораулар булса, берсе теге яки бу сүрәне укып, йә яттан сөйләп бирү кирәк иде. Чарага килгәннәрне алты яшькә кадәр балаларның да оста итеп гарәпчә чыгыш ясаулары аеруча сокландырды.

Җиңүчеләр өч төркемдә I, II, III урыннарны алды. Аларга кибеттән әйбер алу хокукы биргән бишәр мең сумлык сертификат тапшырылды. Шулай ук төрле номинацияләрдә осталык белән аерылып торучылар да, гомумән, барлык катнашучылар да бүләккә ия булды.

Жюри әгъзалары һәм "Ихлас" мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм бәйгедә катнашучыларның әзерлеген югары бәяләде. Бәйгенең матди ягына Башкортстан Ислам бизнесы ассоциациясе дә өлеш керткән.

Айдар Гәрәев бәйгедә катнашучы 3 яшьлек Сафия белән
Айдар Гәрәев бәйгедә катнашучы 3 яшьлек Сафия белән

"Ихлас" мәчетендә мөтәвәллият әгъзасы һәм каллиграфия белән язу алымнарына өйрәтү дәресләрен алып баручы, Башкортстан хөкүмәтенең яшәеш челтәрен үстерү департаменты киңәшчесе Айдар Гәрәев әлеге Коръән уку бәйгесен үткәрү тәкъдиме белән чыга.

"Ихлас" мәчетендә берничә төркемдә өлкәннәр дә, балалар да гарәп язуына һәм ислам дине нигезләренә өйрәнә. Фатыйма абыстай Фәткуллина биредә 20 елдан артык инде мөгаллимәлек итә. "Миндә кайчандыр белем алып чыккан хатын-кызлар хәзер үз балаларын һәм оныкларын да алып килә инде. Алар белән горурланам", ди ул.

Фатыйма Фәткуллина
Фатыйма Фәткуллина

Бәйгедә Фатыйма абыстайда сабаклар алган, аннан Уфа Ислам университетын да тәмамлаган Нәзифә Нуретдинова да бар иде. Нәзифә ханым Уфада республика балалар хастаханәсендә бүлек мөдире булып эшләгән, атказанган табибә. 2009 елда Ислам университетын тәмамлагач, "Ихлас" мәчетендә үзе дә сабаклар бирә башлаган. Әлеге бәйгегә ул ике оныгы - Нурия һәм Кәрим белән бергә килгән иде. Алар да 5 ел инде әбиләреннән гарәп язуын һәм ислам дине нигезләрен өйрәнә.

Нәзифә Нуретдинова оныклары Нүрия (с) һәм Кәрим белән
Нәзифә Нуретдинова оныклары Нүрия (с) һәм Кәрим белән

"Ихлас" мәчетендә Коръән укучылар бәйгесе беренче тапкыр үткәрелә. Моңа кадәр ул 2000 елдан башлап һәр елны Уфадагы Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсәдә оештырылып килде. Аның мөдире Илдар хәзрәт Малахов әйтүенчә, яшьләр арасында исламга тартылучылар елдан-ел арта. Шуңа күрә Коръән укучылар бәйгеләрен үткәрү дә зур әһәмияткә ия. Җәйге айларда әлеге бәйгенең табигать кочагында һәм Агыйдел елгасы буйлап пароходта да оештырылганы булды.

XS
SM
MD
LG