Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы милли хәрәкәтен экстремизмда гаепләгән мәхкәмә башланды


Мәхкәмәдә Рифат Бәдретдинов (с) урысча белүем чамалы дигәч, аңа тәрҗемәче Азат Мөхәммәтшин (у) билгеләнде
Мәхкәмәдә Рифат Бәдретдинов (с) урысча белүем чамалы дигәч, аңа тәрҗемәче Азат Мөхәммәтшин (у) билгеләнде

4 апрель Чаллы мәхкәмәсе Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковның Чаллы ТИҮен экстремистик юнәлештә эш алып баруда гаепләве нигезендә ачылган эшне карый башлады. ТИҮ әгъзалары мәхкәмәне "татар милли хәрәкәтен бетерергә тырышу" дип бәяләде. Эшне карау 12 апрель дәвам итәчәк.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Чаллы ТИҮен экстремистик юнәлештә эш алып баруда гаепләп, аны ябуны таләп итеп Чаллы прокуратурасына шикаять юллаган иде. Казаннан төшкән күрсәтмә озак та үтми үтәлә дә башлады. 4 апрель Чаллы мәхкәмәсе эшне карый башлады. Гаепләүче як булган прокуратура вәкиле Илдус Нәфыйков шикаятендә Чаллы ТИҮенең “экстремистик хәрәкәт алып бару турында” язылган урыннарны бәян итте, оешманың эшчәнлеген туктату максаты куелуын белдерде. Чаллы ТИҮе эшчәнлеге өчен Рифат Бәдретдинов җавап тотачагы да әйтелде.

Рифат Бәдретдинов 2016 елның 28 ноябрендә Чаллы ТИҮенең беренче урынбасары итеп сайланган. Рәис булып төрмәдә утыручы Рәфис Кашапов кала. Шушы хактагы беркетмә Казанга, БТИҮ идарәсенә җибәрелгән.

Рифат Бәдретдинов
Рифат Бәдретдинов

Гаепләүче як: "Сезнең яңа оешма искесе белән бәйле идеме?" дип кызыксынды. “Бәйлеме-түгелме, әйтә алмыйм, теге оешма да, монысы да милләт мәнфәгатен кайгырта”, дип җаваплады Рифат Бәдретдинов. Рифат әфәнденең ТИҮ җыеннарына кайчаннан бирле йөри башлавы, чараларда катнашулары белән кызыксынып сорау өстенә сорау бирелде. “Минем элекке ТИҮ җитәкчелеге эшендә катнашым юк, гаепләүләрне кире кагам”, диде ул.

Чаллы ТИҮе прокуратура документлары буенча инде 2004 елда ук ябылган. Ул шуннан соң эшен канунсыз алып барган булып санала. Прокуратура ягы җавап тотучы Бәдретдиновның 2004-2016 елларда ТИҮ утырышларына йөрү-йөрмәве, Рәфис Кашапов төрмәгә утыртылгач, Чаллы ТИҮендә кемнәр лидер булулары белән аеруча нык кызыксынды, гел шул тирәдәге сорауларны яудыра торды. Тора-бара гаепләүче якның да әллә ни дәлилләре булмавы, Рифат Бәдретдиновның да мин яңа оешма рәисе, элеккеләрне белмим дип кабатлап торуы мәхкәмәне ялыктырды сыман. Эшне карауның дәвамы 12 апрель, иртәнге 9га билгеләнүе әйтелде.

Мәхкәмәдә катнашучылар
Мәхкәмәдә катнашучылар

Мәхкәмәдән соң Азатлык ни өчен яңа ТИҮ рәисе урынбасары Рифат Бәдретдиновка мәхкәмә оештырып, шушындый сораулар биреп эш алып барылуга карата килгәннәрнең фикерен белеште. “Хәзер элекке ТИҮ эшчәнлеге белән яңа ТИҮ эшчәнлеген тәңгәлләштереп, барысын да бетерергә тырышалар”, диде милли хәрәкәт активисты Зиннур Әһлиуллин. Шулай ук милли хәрәкәт чараларына 90нчы еллардан ук катнашучы Фәһим Вәлиев мәхкәмә күренешләрен “татар милли хәрәкәтен ахыргача томаларга, батырырга телиләр”, дип бәяләде.

XS
SM
MD
LG