Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Чаллы ТИҮен экстремистик оешма дип таныган һәм эшчәнлеген тыйган карар чыгарды


Рифат Бәдретдинов (с) һәм тәрҗемәче Зифа Әхәтова мәхкәмә утырышында. 11 май 2017
Рифат Бәдретдинов (с) һәм тәрҗемәче Зифа Әхәтова мәхкәмә утырышында. 11 май 2017

11 май Чаллы мәхкәмәсе Чаллы ТИҮен экстремистик оешма дип санарга һәм аның эшчәнлеген Русия җирлегендә тыярга дигән карар чыгарды.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Татар иҗтимагый үзәгенең (ТИҮ) Чаллы бүлеген экстремистик оешма булуын күрсәтеп, быелның февраль аенда шәһәр хокук органнарына чара күрү өчен шикаять юллаган иде. Әлеге шикаять мәхкәмәдә каралып, бишенче утырышта карар чыгарылды.

3 майдагы мәхкәмә утырышы тәрҗемәче булмау сәбәпле 11 майга күчерелгән иде. 11 май үткән мәхкәмәдә тәрҗемәче дә катнашты.

Хөкемдар Анатолий Додинның "Тупланган документлар нигезендә Чаллы ТИҮен экстремистик оешма дип саныйсызмы?" дигән соравына гаепләнүче Рифат Бәдретдинов: "Үзем белмәгән оешма хакында берни дә әйтә алмыйм, мин Чаллы ТИҮенә 2016 елның азагында гына йөри башладым, оешманың рәис урынбасары булдым. Бу хакта беркетмә дә бар”, дип җавап бирде.

Прокурор Илнар Гарипов Чаллы ТИҮен ябу турында карар 2004 елда ук булса да, аның эшчәнлеге хәзергә кадәр тукталмавын ассызыклап, оешманы экстремистик дип белдерүне, аның эшчәнлеген Русия җирлегендә тыюны таләп итте.

Нәтиҗәдә Чаллы мәхкәмәсе "Шушы һәм башка дәлилләр нигезендә Чаллы ТИҮен экстремистик оешма дип санарга. Аның эшчәнлеген Русия җирлегендә тыярга" дигән карар чыгарды.

Рифат Бәдретдиновка теләктәш булып килүчеләрнең кайберләре: "Без шундый карар чыгасын алдан ук тоемладык. Республика прокуроры шикаятьләре аның файдасына гына тәмамланачагы көн кебек ачык", дип белдерде.

Узган елның 28 ноябрендә Чаллыда БТИҮнең яңа бүлекчәсен оештыру җыены узган иде. Әлеге бүлекчәгә мәхкәмә карарының катнашы юклыгы әйтелде. Чөнки бүлекчә булдыру турында карар булса да, әлегә ул теркәлү узмаган.

XS
SM
MD
LG