Accessibility links

Казанда "Милләтебез хәзинәләре" аланы үтте


"Милләтебез хәзинәләре" аланына килгән балалар татар теле дәресендә
"Милләтебез хәзинәләре" аланына килгән балалар татар теле дәресендә

1-9 июнь Казанның "Идел" яшьләр үәгендә "Милләтебез хәзинәләре" аланы оештырылды. Русиянең 13 төбәгеннән килгән 80 бала татар телен камилләштерде, Казанның тарихи урыннарына сәфәр кылды, "Татар кызы", "Татар егете", "Идел моңы" кебек бәйгеләрдә көч сынашты.

Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, татар халкы тарихына, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләүне максат итеп куйган аланда балалар һәр көн татар теле дәресләрендә катнашып, татар халкының милли традицияләре, гореф-гадәтләре белән танышты.

Аланда әйдаман булып эшләүче Альбина Гыйлданова сүзләренчә, быелгы аланга Оренбур, Әстерхан, Ульян өлкәләреннән, Мордовия республикасыннан һәм башка төбәкләрдән татар балалары килгән. Аланга килгән балалар арасында урыс балалары да бар, алар да татарчаны теләп өйрәнә, иншалар язганда татар хәрефләре белән язалар, ди Альбина.

Без балаларга татар телен өйрәткәндә күбрәк сөйләм теленә әһәмият бирәбез, шуннан соң гына берәм-берәм хәрефләрне ятлыйбыз, шундук грамматикага күчмибез дип, балаларга татар телен нинди метод белән өйрәтүләрен дә кыскача әйтеп үтте әйдаман.

"Татарчаны тагын да яхшырак итеп өйрәнү өчен балада иң беренче чиратта теләк кирәк. Янып тору кирәк. Алга барырга омтылу кирәк. Быелгы аланга килгән балаларның 80%ында бу теләк бар. Шуларның 50%ы сөйләм телен белә дип әйтергә була. Ә 10%ына татарча өйрәнү бераз авырырак бирелә. Тугыз көн әзрәк кебек, кулымнан килсә мин бу алан көннәрен арттырыр идем, бу очракта балаларга тагын да күбрәк мәгълүмат җиткереп булачак", диде ул.

Казанда "Милләтебез хәзинәләре" аланы үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:54 0:00

Самар өлкәсеннән килгән 14 яшьлек Йосыф Гайсин, аланга беренче чиратта татар телен тагын да яхшырак өйрәнер өчен килүен әйтте.

"2013 елда мин монда бер килгән идем инде. Ансында 400 кеше иде һәм килүчеләр күбрәк татарча сөйләшәләр иде. Хәзер балалар азрак һәм аларның күбесе үзара урысча сөйләшә. Татар телен белү бик кирәк минемчә, чөнки ул, ялгышмасам, ике миллион кеше сөйләшә торган тел. Ә миңа татарча ник кирәк дип әйткәндә, мин балаларымның татарча белүен телим, шуңа күрә үзем дә татарчаны яхшылап өйрәнәм", диде ул.

"Милләтебез хәзинәләре" аланын Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм "Идел" яшьләр үзәге бергәләп оештырды.

XS
SM
MD
LG