Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сәләт-Кандракүл" аланы быел медиага багышлана


"Сәләт-Кандракүл" аланында
"Сәләт-Кандракүл" аланында

Башкортстандагы "Сәләт-Кандракүл" аланына җыелган татар үсмерләре, быел җыр, музык, спорт белән бергә ммәгълүмат чараларын, медианың төрле юнәлешләрен дә өйрәнә.

Быел бу алан Уфа районының Нижегородка авылы янындагы "Сәламәтлек чишмәсе" исемле ял үзәге биләмәләрендә эшли. "Сәләт-Кандракүл" аланы дүртенче тапкыр оештырыла. "Рамазан" үзәгенә бу эштә Туймазы районындагы танылган эшкуар Фәнир Галимов та ярдәм итә.

Марат Шәрипов
Марат Шәрипов

Марат Шәрипов быелгы аланга 70 малай һәм кызның килүен әйтә. Күпчелеге Башкортстан район һәм шәһәрләреннән. Шулай ук Татарстаннан һәм Омскидан да берничә бала килгән. Быелгы аланның төп темасы итеп "Мәгълүмат чаралары, медианың төрле юнәлешләре"н алганнар. Шул максатта республикадагы төрле газет-журналларда, радио һәм телевидениеда эшләүче журналистларны осталык дәресләре үткәрү өчен чакыралар. Шулай ук кем нәрсәгә сәләтле - шул һөнәрләрен дә күрсәтә ала. Марат әфәнде әйтүенчә, быел балалар өчен яшәү шартлары элекке еллардагыдан уңайлырак.

Табигатьнең хозур төбәге үзе үк күңелле һәм рәхәт ялга мөмкинлек тудыра. Көн дә яңгырлар явып тору да күңелләрен төшерми балаларның. Алар ял итеп кенә калмый, көн озын әллә күпме шөгыльләр таба үзләренә. Җыр-биюләр өйрәнәләр, төрле уен коралларында осталыкларын шомарталар.

Биергә өйрәнгәндә
Биергә өйрәнгәндә

Сәнгать өчен җаваплы әйдаман, җырчы абыйлары Филүс Вәлиев ихлас ярдәмче. Шулай ук спортка да күп вакыт бүленә аланда, милли рух тәрбияүгә дә игътибар бирәләр. Җәмгысе 10 әйдәман төрле юнәлешләрдә эш алып бара.

"Сәләт-Кандракүл" аланы өлкән әйдәманы Җәмилә Зарипова бирегә һәр ел килә. Шуңа аланның эшчәнлеген һаман да кимилләштерү юнәлешендә бай тәҗрибәсе бар. Башкортстан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем алган туташ балаларга ана телен өйрәтүгә дә зур игътибар бүлә.

Җәмилә Зарипова
Җәмилә Зарипова

"Сәләт" аланы төрле маһирлыкларны үстерү мәйданы. Малайлар һәм кызларның бер генә дә буш вакыты юк. Һәртөрле юнәлештә камилләшү мөмкинлекләре бар. Кемдер рәсем төшерә, кемдер кул эшләре үрнәкләре белән горурлана ала. Туган якларында бию түгәрәкләренә йөрүчеләр сәхнә костюмнарын да алып килгән. Кайбер сәлкешләр аланга аның башланган елыннан ук килә. Туймазы районы Тукай авылыннан Диана Йосыпова шуларның берсе. Төрле юнәлештә сәләтләрен арттырырга, яңа дуслар табарга дигән максат куеп килә икән.

"Сәләт" аланында татар милли ашларына өстенлек бирелә. Быел биредә тәрбияләнгән малайлар һәм кызларның иң яхшыларына Биләрдәге фестивальгә бару мөмкинлеге ачыла.

"Сәләт-Кандракүл"не, "Сәләт" фонды белән берлектә, Марат Шәрипов җитәкләгән "Рамазан" төрки милли агарту үзәге хәстәрли.

XS
SM
MD
LG