Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ык буе авыллары Cабантуена Башкортстан түрәләре килмәде


Ык буе авыллары Сабантуенда ат чабышы
Ык буе авыллары Сабантуенда ат чабышы

Башкортстанның Татарстанга чиктәш Туймазы районында беренче тапкыр Ык буе авыллары Сабантуе үтте. Анда 14 район катнашты. Киләсе елга бәйрәм Азнакайда узачак.

"Бу бәйрәм Башкортстан татарлары өчен генә түгел, ә Ык елгасы буендагы барлык милләттәшләр өчен тарихи чара булып истә калачак", диде Азатлыкка милли бәйрәмдә катнашучыларның берсе. 22 июль Туймазы районының Төмәнәк авылында үткән Сабантуенда Башкортстан, Татарстаннан һәм Оренбур өлкәсеннән 14 район вәкилләре катнашты.

Сабантуйны оештыруның башында торган Төмәнәк авылында туып үскән, композитор һәм автор-башкаручы, Русия татар авыллары берләшмәсе җитәкчесе Фәнир Галимов Азатлыкка бу бәйрәм турында күптән уйлап йөргәнлеген сөйләде.

Ачылышта Фәнир Галимов чыгыш ясый
Ачылышта Фәнир Галимов чыгыш ясый

"Бу төбәкләрдә – ике якта да (Башкортстанда да, Татарстанда да - ред) гомер бакый безнең милләттәшләр яшәгән. Алар һәрдаим бер-берсе белән аралашып, кунакка йөрешеп, гаиләләр корышып көн иткән. Хәзер аралашулар телефон, интернет һәм социаль челтәрләр аша гына бара. Мин исә тормышыбызга яңалык кертергә ниятләдем. Очрашулар вакытында үзара файдалы хезмәттәшлек, мәдәни-рухи багланышлар тәңгәлендә яңа проектлар хакында килешеп була. Шуларны исәптә тотып Ык буендагы барлык районнарны кунакка чакырырга булдык", ди Галимов.

Зур бәйрәмгә әзерлек үткән ел ук башланган. Чакырулар Башкортстан һәм Татарстан хакимиятләренә дә җибәрелсә дә, Сабантуйда Башкортстан түрәләре күренмәде. Татарстан ягыннан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов җитәкчелегендә төркем килде.

Башкортстанда беренче тапкыр Ык буе авыллары Сабантуе үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:58 0:00

Туймазыда үткән чараларда Австралиядән Рөстәм Садри, Наил Габит, Суфия Вәли һәм башкалар да катнашты. Шулай ук Удмуртиядән һәм Самар өлкәсеннән эшкуарлар, сәнгать осталары, журналистлар да бар иде.

Фәнир Галимов Башкортстан рәсмиләренең килмәвенә борчылмавын белдерде. "Иң мөһиме – меңнәрчә кешенең килүе. Без бердәм икән, бергә булырга яратабыз. Без – бер кан, бер җирнең икмәген ашап үскән, бер елганың суын эчеп үскән балалар. Бу бәйрәмне дәвам итсәк, балаларыбызга аның кирәклеген сүздә генә түгел, гамәлдә дә күрсәтә алыр идек", диде Фәнир әфәнде сәхнә түреннән.

Энгел Фәттахов
Энгел Фәттахов

Энгель Фәттахов: "Татар һәм башкорт халкы гомер-гомергә бергә аралашып, берләшеп яшәделәр. Татарларның өчтән бере генә Татарстанда яши, калганнары бар җир шары буйлап сибелгән. Сезнең һәм безнең башкалабыз – Казан. Татарстан президенты көченнән килгәнчә булыша", дип сөйләде.

Сабантуй батырына Татарстан президенты исеменнән бүләккә җиңел машина җибәрелгән иде. Аны көрәштә җиңеп чыккан Минзәлә районы егете Ришат Гайнетдинов алып китте.

Ришат Гайнетдинов бүләкнең кемнән икәне русча гына язылган машина янында
Ришат Гайнетдинов бүләкнең кемнән икәне русча гына язылган машина янында

Сабантуйга килгән 14 район вәкилләре милли көрәштә һәм ат чабышларында, төрле уеннарда катнашты.

Ык буе авыллары Сабантуеның гимны да тәкъдим ителде. Җырның сүзләрен Рамил Чурагул, ә көен Фәнир Галимов язган. Аны танылган җырчы Фән Вәлиәхмәтов башкарды.

Халык бәйрәм карый
Халык бәйрәм карый

Бәйрәм барышында Ык буе авыллары Сабантуе бәйрәмен чиратлап өч төбәктә оештырырга килешенде. Бәйрәм әләме колгадан төшерелгәч, Азнакай районы вәкилләренә тапшырылды. Киләсе елда бәйрәм Азнакайда узачак дип игълан ителде.

* * * *

Төмәнәк авылында узган Ык буе авыллары Сабантуе алдыннан ачык һавада "Бабай утары" исемле музей комплексы ачылды. Анда XVIII, XIX, XX гасыр татар авылы күренешләре, шул чордагы йорт-куралар белән танышырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG