Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада башкорт гимназиясендә ана теле әлегә узган елгы дәрәҗәдә укытыла


Уфада башкорт гимназиясендә ана теле узган елгы дәрәҗәдә укытыла
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:19 0:00

Башкортстанның Рәми Гарипов исемендәге 1нче гимназиясендә ата-аналар башкорт телен укытуга ризалык биргән.

Уфа шәһәренең Рәми Гарипов исемендәге 1нче гимназиясендә башкорт телен укыту былтыр ничек булса, яңа уку елыннан да шулай дәвам итә. Бу хакта Азатлыкка гимназия директоры Ләйсән Фазлетдинова сөйләде.

"Без эшебезне ата-аналар белән аралашудан башладык. Алар белем бирүдә катнашучылар буларак гаризалар яздылар. Туган тел буларак башкорт телен өйрәнәчәкбез. Ничек укытылган булса, шулай дәвам итәбез", диде Фазлетдинова.

Әлеге гимназиядә 7-9нчы сыйныфларда дүрт сәгать башкорт теле һәм әдәбияты укытыла, 10-11нче сыйныфларда телгә бер сәгать, әдәбиятка бер сәгать каралган.

Ләйсән ханым сүзләренчә, быелдан башкорт теле ихтыярига кала дип белдерелгәч тә, аннан баш тартабыз дип гариза язучы ата-аналар булмаган.

Башкорт теле - төрки телләрне өйрәнергә терәк

Әлеге гимназиядә белем алучы Вилена Колеганова башкорт телен Башкортстанда яшәгән өчен генә түгел, ә Русиядә һәм дөньяда төрки телләрдә арлашырга терәк булганы өчен өйрәнәм дип әйтә.

Оксана Скоробогатова үзе өчен башкорт теленең дә, урыс теленең дә тигез дәрәҗәдә булуын әйтә. Ул рус милләтеннән булса да башкорт теленең үз ана теле кебек үк якын булуын әйтә.

Рәми Гарипов исемендәге бу гимназияне республикада милли белгечләр әзерләүгә терәк булган уку йорты дип тә әйтәләр. Укучыларны бәйге нигезендә иң сәләтлеләрен генә сайлап алалар. Мөдир Ләйсән Фазлетдинова укырга килүчеләрнең барсының да башкорт телен өйрәнергә теләкләре бар дип әйтә.

Башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсимә Алламоратова да башкорт телен яратып укыганнар килә ди. "Киләчәктә ике телдә дә иркен аралашырга, фикерләргә өйрәтәбез", ди ул.

Яңа уку елы алдыннан Башкортстан прокуратурасы республикада башкорт теле һәм ана телләрен укыту тәртибен үз сайтына элде. Анда ана телләре ата-аналар теләгенә каршы килеп укытылмаска тиеш диелә.

20 июль Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл, дип беледергән иде.

Август ахырында Русия президентының баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә рус булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерү күрсәтмәсе чыкты.

25 август "Башкорт халкы конгрессы" мәгариф мәсьәләләренә багышланган җыен уздырды. Анда активистлар республиканы милли телләрне бетерү өчен тәҗрибә мәйданчыгы дип атады.

13 сентябрь Дөнья башкорт корылтае Башкортстан халкына мөрәҗәгать итеп башкорт телен һәм халкын якларга чакырды.

* * * *

1944 елда 9нчы санлы башкорт мәктәбе нигезендә 1нче санлы башкорт мәктәп-интернаты ачыла. 1994 елда аңа гимназия статусы һәм күренекле укытучы Рәми Гарипов исеме бирелә. Ачылганнан бирле аны 12 мең укучы тәмамлаган. Алар арасында галимнәр Гайсә Хөсәенов, Нияз Мәҗитов, Мирас Иделбаев, күренекле биюче Риф Габитов, курайчы Азат Айытколов һәм дәүләт хезмәтендә булган Сәлия Морзабаева да бар.

XS
SM
MD
LG