Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укыту тирәсендә бәхәс: һәркем үз фикерендә


Мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укыту дискуссиясе нәтиҗәсез тәмамланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:08:39 0:00

Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуга багышланган фикер алышу шактый кызу һәм эмоциональ узды, ләкин катнашучыларның фикере ахыр чиктә элеккечә калды.

14 сентябрь Казанның "Идел" кунакханәсендә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри рәвештә укыту турында фикер алышу узды. Аны "Ачык Русия" оешмасы уздырды. Әлеге тема социаль челтәрдә шактый кайнар бәхәс куптарган иде. Кичәге фикер алышу төрле якларның беренче тапкыр бу хакта җанлы итеп сөйләшүе булды. Очрашуга гадәттәгечә рус һәм татар милли активистлары җыелды.

Марат Лотфуллин
Марат Лотфуллин

Сүзне Татар иҗтимагый үзәге вәкиле Марат Лотфуллин башлады. Ул Татарстан Конституциясенә һәм башка кануннарга таянып, республикаларның милли телне рус теле белән беррәттән укыту хокукын исбатларга тырышты.

Аның оппоненты Эдуард Носов булды. Ул рус телле ата-аналар комитетын җитәкли. Носов үзенең чыгышында Лотфуллин белән килешмәвен белдерде һәм бу мәсьәләдә Русия һәм Татарстан кануннарының каршылыклары булуы белдерде. Аның сүзләренчә, җирле прокуратура да бу каршылыкны таный.

Эдуард Носов
Эдуард Носов

Чыгышлардан соң фикер алышу залга күчте, тавышлар һәм эмоцияләр көчәйде. Татар теленә мәҗбүри укытуга каршы чыгучылар бөтенесе диярлек Путинның соңгы чыгышын кулланырга тырышты. Русия президенты Йошкар-Олада төбәкләрдә рус телен укытуны киметмәскә таләп иткән иде.

Илсөя Мәксүтова
Илсөя Мәксүтова

Казан гимназияләренең берсендә укыту бүлеге мөдире булып эшләгән өлкән ханым Илсөя Мәксүтова сүзләренчә, проблем укыту планнарында һәм сәгатьләрдә генә түгел. "Мин татар теле өчен җан атам, ни өчен аның дәүләт теле булганын аңлыйм. Безнең республика суверенитет, иреклекләр, татар мәдәниятен саклап калуны теләде. Ә телне сакламасаң, мәдәният тә сакланмый. Ирем рус, мине балаларны татарчага өйрәтмәгән өчен орыша. Татарстанда мәгариф башка төбәкләрдән дә начаррак шул", диде элекке педагог.

Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев үзенең чыгышында конструктив тәкъдимнәр ясарга тырышты. Мәсәлән, дәүләт структураларына хезмәткәрләрне эшкә алганда ике телне дә белүне тикшергән тест мәҗбүри тест уздыру. Ләкин бу тәкъдимгә оппонентлар катгый каршы чыкты һәм аны дискриминация дип атады.

Ахыр чиктә фикер алышуның бернинди нәтиҗәсе дә булмады сыман. Кимендә яклар проблемның нигезе булуында килеште. Татар телен яклаучылар да, аны мәҗбүри укытуга каршы булучылар да укыту сыйфатының түбән булуын таный.

Татар теленә басым. Соңгы тәрәккыят

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады.
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады.
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде.Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде.
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды.
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.

Сораштыру

[Искәрмә: Татар теленә ихтыяҗны арттыру, укытуны сыйфатлырак һәм нәтиҗәлерәк итү кирәклеге һәр очракта күздә тотыла]

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.​

XS
SM
MD
LG