Accessibility links

Кайнар хәбәр

Православ укытучылар корылтаенда Феофан православ гимназияләр ачарга кушты


Җыенда катнашучылар
Җыенда катнашучылар

Казан семинариясендә "Әхлакый байлык һәм кешелек киләчәге" дип исемләнгән, Татарстан митрополиянең православ укытучылары корылтае узды.

Быел икенче тапкыр уздырылган корылтайда катнашучылар арасында Казан, Чаллы, Лаеш, Тәтешле, Норлат, Баулы, Чистай, Түбән Камадан килүче укытучылар булды. Пленар утырыш вакытында Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан районнарда православ гимназияләрен ачу турында сөйләде.

Пленар утырыш Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанның сәламләү сүзеннән башланды. Чыгышында Феофан бүгенге көндәге проблемнар турында әйтеп китте. Атна дәвамында дәүләт дәрәҗәсендә үткәрелгән зур сөйләшүләрдә катнашуын белдерде. "Шул сөйләшүләрдә төп мәсьәләләрнең берсе экстремизм, терроризм, наркотиклар иде. Кызганыч ки, бу сүзләр теориядән практикага әйләнә", диде Феофан әлеге проблемнарның наданлыктан барлыкка килүе турында өстәп.

Чыгышында митрополит православ дин вәкилләре һәм мөселманнарның дус булып яшәүләре турында да әйтеп узды. Шул уңайдан Татарстанда ачылган Болгар ислам академиясен телгә алып, Православ академия кирәклеге турында да сүз ычкындырды. "Хакимиятнең педагогия корпусы тарафыннан дини белем проблемнарына мөнәсәбәте, карашлары, акрын булса да, үзгәрә бара. Татарстанда Ислам академиясе ачылуы очраклы хәл түгел, һәм безнең семинариядә академиягә юнәлеш алуыбыз да очраклы түгел. Мин һәрвакыт әйтәм, академия-ул тышкы як, яхшы заманча җиһазлар гына түгел, академия иң әүвәл ул әйбәт профессор-педагоглар төркеме. Үзебездә без шуңа зур игътибар бирәчәкбез" диде Феофан.

Пленар утырышта ук Феофан Чаллыда православ гимназия төзү проектын бер ай эчендә аңа тапшырырга дип протоиерей Андрей Дубровецка рәсми йөкләмә бирде.

Феофан Чаллыда православ гимназия проектын бер ай эчендә тапшырырга кушты
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:56 0:00

"Урыны сезгә билгеле, шул билгеләнгән урында 1 сыйныфтан алып 11 гә кадәр укыта алган православ гимназия җәйгә төзелә башларга тиеш. Алар моңа лаек. Бу эшне махсус үзем тикшереп барачакмын" диде Феофан.

Шуңа охшаш боерык Тәтешле руханиенә дә бирелде: "Тагын бер кат район җитәкчлеге белән очрашып, башлангыч сыйныф гимназиясен ачу турында сөйләшегез. Бина бар. Бүтән миңа "бездә проблемнар, моны булдыру авыр" дип әйтәсе булмагыз. Проблемнарны чишү юлларын табыгыз"... "Сез миңа тәкъдим иткән проектларны көтмәскә! Бина шулай ук бар, аны тәртипкә китереп православ гимназия ачу эшен башларга!", дип Алабуга руханиенә дә әмер бирелде.

XS
SM
MD
LG