Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тилчә сәбәпле Башкортстан тауарыннан баш тарта башлаганнар


Тилчә сәбәпле Башкортстан авыл хуҗалыгы тауарларын читтә алмый башлаганнар
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:48 0:00

Башкортстанның Туймазы һәм Бүздәк районнарында 1700 баш мал юк ителде. Тилчәнең республикага ничек килеп эләгүе әлегә әйтелми, җинаять эше ачылган. Фаразлар арта бара. Ул арада республикадан читтә Башкортстан авыл хуҗалыгы тауарларыннан баш тарталар.

Башкортстанның тилчә авыруы табылган Туймазы һәм Бүздәк районнарында 1700 баш мал яндырып юк ителде. Бу хакта 17 октябрьдә республиканың авыл хуҗалыгы министлыгы белдерде. Малларны вакцинацияләү эше дә бара. Ветеринарлар әйтүенчә, вакцинациядән соң бер атна эчендә аларда тилчәгә каршы иммунитет барлыкка киләчәк.

Ике районда да карантин игълан ителгән. Шуңа да карамастан, кайбер фермерлар малларын саклап калу өчен урманга алып барып яшергән дигән хәбәрләр дә йөри. Әмма рәсмиләр бу хәбәрне расламый.

Кешеләр арасында бу авыруны йоктыручылар әлегә юк.

Элегрәк тилчә вирусының Башкортстанга Үзәк Азиядән сатып алынган сарыклар белән килгән булу мөмкинлеге әйтелгән иде. Интернетта хәзер бу авыруны башка бер хәл белән бәйләүче фаразлар да тарала.

Мәскәүдә үткән "Алтын көз" авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә Башкортстан хөкүмәте белән Вьетнамның TH True Milk ширкәте арасында төзелгән килешү нигезендә Вьетнам инвесторлары нәкъ менә Бүздәк районындагы иске фермаларның берсендә сөт җитештерүче заманча комплекс төзергә ниятли. Инвестиция проекты сыерлар санын арттыру өчен авыл хуҗалыгы җирләрен арендага алуны да күздә тота. Тилчә авыруы Бүздәктә әлеге ширкәт вәкилләре килеп киткәннән соң чыккан. Бу хәлгә дә рәсмиләр аңлатмасы юк.

Ул арада Башкортстан авыл хуҗалыгы тауарларын республикадан читтә сатып алмый башлаганнар.

Рөстәм Хәмитов
Рөстәм Хәмитов

Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов "Безнең продукцияне республикадан читтә алмый башладылар, киртәләр куялар. Бер юньсезе безгә шул кадәр бәла китерде, контроль-тикшерү оешмалары да тиешенчә эшләмәгән. Киләчәктә барысы да тикшереләчәк һәм ул тикшерүләр бик кырыс булачак", дип белдерде.

Тилчә авыруы таралу хәзер җинаять эше кысаларында тикшерелә. Туймазыда тилчә октябрь башында чыкты.

Тилчә белән күбрәк мөгезле эре терлек авырый, әмма аның кешегә дә йогуы ихтимал. Башкортстанда тилчә авыруы соңгы тапкыр 1977 елда теркәлгән булган. Бу авырудан малларның авыз-борыны һәм тояк тирәләре ялкынсына. Авыру яманга киткән очракта сыерларның 50 проценты 2-3 көндә үлә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG