Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар теле укытылмаса, биш-ун елдан концертта тамашачы булмаячак"


Ришат Төхвәтуллин
Ришат Төхвәтуллин

Яшь җырчы Ришат Төхвәтуллин быелгы концертын “Без үз телебездә җырларга, моңланырга, сөйләшергә хокуклы милләт” дигән сүзләр белән башлады. Азатлыкка әңгәмәдә ул: "татар теле мәктәптә укытылмаса, 5-10 елдан концертларга йөрүче тамашачы да калмаска мөмкин", диде.

Ана телләрен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны калдыру мәсьәләсе милли республикаларда халыкларны борчуга салган төп мәсьәләгә әйләнә бара. Хөкүмәт җитәкчеләре тарафыннан җавап ишетмәгән татар халкы ана телен саклап калуга яңадан-яңа чаралар эзли.

Җырчы Ришат Төхвәтуллин, әгәр дә татар телен мәктәпләрдә укытмый башласалар, 5-10 елдан соң концертларга йөрүче бер тамашачы да калмаска мөмкин, дип әйтә. Азатлык хәбәрчесе җырчының татар телен саклауда нинди өлеш кертүе турында белеште.

– Ришат, татар җырчылары барысы бергә имзалап Русия президентына барлык халыкларның да ана телләрен мәктәпләрдә мәҗбүри укыту кирәк дигән мөрәҗәгать әзерли аламы?

– Минемчә, моны халык кына хәл итә ала. Әгәр халык саны күп булса, татар милләте бу эшкә карата басым ясаса, хөкүмәт моңа берничек тә каршы килә алмаячак, чөнки Русия күпмилләтле дәүләт, шуңа күрә бар телләр дә укытылырга тиеш: татар теле, башкорт, мари, чуаш телләре дә, барысы да.

Ришат Төхвәтуллин: "Җырчының төп максаты – милләтенә хезмәт итү"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:20 0:00

– Үзегезнең бу эшнең башында торып имзалар җыя башларга теләк юкмы?

– Имзалар җыймасам да, гомумән алганда мин бу эшне алып барам да бүгенге көндә. Минем концертларга килгән кешеләрдән кайвакыт, ни өчен сез гел халык җырларын гына җырлыйсыз, ни өчен сузып җырлана торган җырларны гына башкарасыз, бүгенге көндә безгә шоу, бию, дискотека кирәк дигән сүзләр ишеткән бар. Хәзерге яшь җырчылар җырларына урыс сүзләрен кыстыралар. Урыс артистларыннан үрнәк алалар, алар кебек кыланалар. Минем төп максат – үзебезнең татар, башкорт телен, гореф-гадәтләрне югалтмау.

– Татар теле мәктәпләрдә укытылмый башласа, бер 5-10 елдан соң концертларыгызга йөрүче тамашачы саны күпмегә кимиячәк дип уйлыйсыз?

Җырчының төп максаты – үз милләтенә хезмәт итү

– Киләчәктә бөтенләй булмаска мөмкин. Шуның өчен бүгенге көндә аны кайгыртырга кирәк. Без укыган вакытта татар телен укыдык, без Габдулла Тукайның кем икәнен, аның шигырьләрен, әкиятләрен беләбез. Мин күп шәһәрләрдә гастрольләр белән йөргәч, шуны күзәтергә туры килә: безнең мәктәпләрдә татар телен без укыган вакыттагыча укытмыйлар. Әйтик, әлеге укучыларга үсә бара татар теле кирәк булмый башлый, аннан аларга безнең милләтнең тормышы кызык булмаячак, алар татар җыры белән гомумән кызыксынмаячак. Ә бит электән дә мәктәпләрдә татар теле кермәгән очракта шушы милләтне саклап калган нәрсәләрнең берсе – ул мәдрәсә, ягъни безнең динебез булса, икенчесе – ул җыр, сәнгать. Һәм җырчының төп максаты – үз милләтенә хезмәт итү, иҗаты белән милләтне дөрес юлдан алып бару.

Яшь җырчы сүзләренчә аның концерт програмнарында милли төсмергә өстенлек бирелә. Быелгы тамашада “Әллүки”, “Гармун алыйк әле дускай” кебек җырлар башкарыла, милли кием, татар халык биюләре кертелгән, сәхнә шулай ук милли бизәлештә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG