Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәҗлес рәисе шаһиттән гаепләнүчегә әйләнә


Татар Милли мәҗлесе рәисе Фәүзия Бәйрәмова чәршәмбедә Төркиядән Чаллыга кайтып төшүгә Русия иминлек хезмәте тарафыннан тоткарланып, берничә сәгать прокуратурада үткәрде.

Бәйрәмова Азатлык радиосына, прокуратурада аңардан Чаллыдан китмәү кәгазен имзалауны таләп иткәннәрен, һәм элегрәк ачылган җинаять эшендә шаһит булудан гаепләнүчегә әйләнүен әйткәннәр.

Шул җинаять эшен Русия прокуратурасы Милли мәҗлес эшендә актив катнашкан кайбер кешеләргә каршы ел башында ачып җибәргән иде. Федераль хакимият аларны, милләтара низаг чыгарырга тырышуда гаепләргә тели. Төп сәбәп булып исә татар Милли мәҗлесенең узган декабрь аенда Татарстан бәйсезлеген тану үтенече белән дөнья җәмәгатьлегенә чыгуы, бу өндәмәне Интернет аша тарату тора.

Рәсми Мәскәү татар милләтчеләренең бу гамәленә бик ачулы реакция белдерә.

Шушы җинаять эше уңаеннан Бәйрәмова һәм тагын берничә активистның фатирларында тентүләр үткәрелде, аларның язмалары һәм компьютерлары тартып алынды.

Милли мәҗлес тарафыннан оештырылган "сөргендәге татар хөкүмәте" җитәкчесе Вил Мирзаянов, Бәйрәмованы тоткарлауны "бар татар халкына каршы эшләнгән провокация" дип атады һәм "Милли мәҗлес татар халкы мөстәкыйльлеге өчен эшен кануни юллар аша гына алып бара", дип белдерде.
XS
SM
MD
LG