Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечнядә террорга каршы көрәш "бетте"


Террорга каршы чара 1999 елның октябрендә башланды
Террорга каршы чара 1999 елның октябрендә башланды

1999 елда игълан ителгән террорга каршы чара "бетте". Чечнядән иминлек чикләүләрен алуны президент Кадыров тәкъдим итте.

"Русия президенты күрсәтмәсе нигезендә террорга каршы дәүләт комитеты Чечня республикасында террорга каршы эшчәнлекне оештыруга үзгәрешләр кертте. Комитет рәисе ФСБ җитәкчесе Александр Бортниковның Чечняне террорга каршы чара үткәрелү төбәге дип игълан иткән карары 16 апрельдә гамәлдән чыгарылды," диелә террорга каршы дәүләт комитетының рәсми белдерүендә.

Моннан соң Чечнядә террорга каршы көрәш илнең башка төбәкләрендәге кебек алып барылачак.

Шулай ук белдерүдә Чечнядән иминлек чикләүләрен алу республиканың социаль-икътисади үсеше өчен мөһим, диелгән.

Кадыров: террор оясы юк ителде

Беренче тапкыр Чечнядә террорга каршы чара "беткән" дигән хәбәр президент Рамзан Кадыровның 20 мартта Русия премьер-министры Владимир Путин белән очрашуыннан соң чыкты.

Әмма Кремль моны ул чакта кире какты. Шулай да террорга каршы дәүләт комитеты башлыгы Бортников һәм президент Медведев бу хакта сөйләшкән.

Чечнядәге махсус режимны бетерү белән руспубликадан Русия эчке эшләр министрлыгының 20 меңләп хәрбие чыгарылачак, дип хәбәр ителгән иде. Шулай ук махсус көчләрнең данлыклы "Восток" һәм "Запад" батальоннарын таратачаклар, диелде.

"Восток" ны 2003-2008 елларда җитәкләгән Кадыровның көндәше Сулим Ямадаевка 28 мартта Дубайда һөҗүм ителде. 2008 елның сентябрендә Мәскәүдә аның туганы Дәүләт Думасы депутаты Руслан Ямадаев үтерелде.

Чечня президенты Рамзан Кадыров республикада террорга каршы чара бетүен хуплады.

Яңа тормыш башлана

Террорга каршы чараның беткәнен дә көтмичә Чечнядә таможня хезмәтен оештыру, һава мәйданын төзекләндерү эшләре барган.

"Чечня инвестицияләр җәлеп итәчәк, яңа эш урыннары булачак, кече һәм урта эшкуарлык үсәчәк, казнага салымнар артачак, тышкы икътисади мөнәсәбәтләр үсәчәк," диде республиканың икътисади үсеш һәм сәүдә министры Абдулла Магомедов.

Чикләүләрнең алынуы белән Чечня җитәкчелеге һәм халкының халыкара очышлар һәм таможня хезмәте белән бәйле проблемалары чишеләчәк.

Хокук яклаучылар бу хәбәрне хуплады, әмма Чечнядә кеше хокуклары торышы тиз генә яхшырмаячак, дип белдерде.


XS
SM
MD
LG