Танылган мода остасы Джорджио Армани Миланда үзенең 2008 елгы яңа кием күргәзмәсендә чегән хатыннарының киемнәрен чыгарды. Мул итеп чигелгән җиргә кадәр төшкән катлы-катлы итәкләр, күпертеп тегелгән җиңнәр һәм чәчәкле шәлләр кигән модельер кызлар кышкы айларда ук киләсе елның мода юнәлешен билгеләде. Дүрт айдан соң Фрида Джаннини исемле дизайнчы да 2009 елгы Гуччи киемнәрендә чегән бизәкләрен ясап чыгарды.
Шулай итеп узган гасырда гына түгел, әле бүгенге көндә дә эзәрлекләнгән чегән халкы модада булса да югарыга чыкты. Италиянең үзендә әле күптән түгел генә илдә яшәүче чегәннәрнең бармак эзләрен алу тәртибе кертелгән иде. Июль аенда Европа парламенты Италияне бу карарын яңадан карап чыгарга һәм чегәннәргә карата дискриминациягә каршы кисәтте.
Чегән тормышы модада
Ни сәбәпле чегән модасы көнбатышны җәлеп итә? Диор мода йортының дизайнчысы Джон Галлиано сүзләренә караганда, көнбатыш халкы өчен чегәннәрнең яшәү рәвеше кызык булырга мөмкин. “Алар күчмә халык, бездән аермалы буларак үзләренә ни кирәген белә һәм аны табарга тырыша,” – ди мода остасы.
“Милан, Париж, Римның мода сәхнәләрендә бер нинди сәясәт юк, без хыялыйлар, бары тик матурлыкны эзлибез,” – дип өстәп куя Армани.
Европага чегәннәр мең елдын артык Азия якларыннан килеп урнашкан дип санала. Бу халык өчен иң авыр чор икенче дөнья сугышы вакытында булды. Ул чакта 1.5 миллион чегән юк ителде. Коммунизмнан соң көнчыгыш Европаның кайбер илләрендә аларга каршы хәрәкәтләр көчәйде.
Яңарыш чоры
Бүген без күз алдыбызга китергән чегән киеме XVI гасырда барлыкка килгән. XIV-XV гасырларда исә чегән хатыннары һиндларның сари киеменә охшаш бер төрле тукымага төренеп йөргән булган. Соңыннан инде күченеп йөргән бу халык барып урнашкан һәр җирдән үз киеменә төрле үзенчәлекләр өсти барган. Миланда хәзер иң кыйбатлы кием кибетләре чегән базарын хәтерләтә. Сатучылар һәм дизайнерлар сатып алучыларга чегән киемнәрен генә түгел, ә бу ирек сөюче халыкның холкын һәм гадәтләрен җиткерергә тырыша. “Сатып алучыларны ирекле стиль җәлеп итә,” – ди дизайнчы Роберто Кавалли.
Мода сәясәткә ярдәм итми
Киемнәренең кыйбатка сатылуы чегәннәрнең үзләренә бер дә ярдәм итми. Европаның чегән хокуклары үзәге белдерүендә, Италиядә аларга каршы яңа кануннар кабул ителде. Аларның максаты илдән 150 мең чегәнне куу, диелгән. Премьер Сильвио Берлускониның хөкүмәте киләсе елның маена кадәр рөхсәтсез төзелгән чегән шәһәрчекләрен ябып анда канунсыз яшәгәннәрне илдән куарга җыенуын хәбәр итте.