Accessibility links

пәнҗешәмбе, 23 ноябрь 2017, Казан вакыты 10:56

Акмәчеттәге бәрелешләр

26 февральдә Кырым башкаласы Акмәчеттәге Кырым Югары радасы янында Кырымны Украинадан аерып Русиягә кушуны яклаучы сепаратистлар һәм Кырымны Украинада калдыру яклы көчләр (зур күпчелеге кырымтатарлар) арасында берничә сәгать дәвам иткән этеш-төртештән соң Кырым статусы мәсьәләсен бу киеренке чорда күтәрмәү турында килешенде. Әмма 27 февральгә каршы төндә хакимият биналарын кораллы сепаратистлар басып алды һәм Кырым Югары шурасы президиумында Кырымны аеру референдумы үткәрү тәкъдим ителде.
күбрәк күрсәт

Кырым Югары радасы янында 26 февральдә Украина яклы кырымтатарлар белән Русия яклы урыслар арасындагы бәрелешләрдә кешеләр бер-берен капма-каршы яклардан тартып чыгара.
1

Акмәчеттә Украина һәм Русия яклы тарафлар арасында этеш-төртеш.
2

Милиция тарафларны аера алмый.
3

Милиция тарафларны аера алмый.

"Беркут" көчләре Кырым Югары радасы бинасында.
4

Украинаның бербөтенлеген яклаучы кырымтатарлар.
5

Өстән караганда кемнең кайда булуын әләмнәргә карап абайлау мөмкин. Кырымтатарлар зәңгәр төстәге кырым әләмнәре һәм зәңгәр-сары төстәге Украина әләмнәре күтәргән. Урыслар Русия әләме белән килгән.
6

Кырымтатарлар.
7

Кырымтатарлар.

Украина тарафдарлары Русия тарафдарлары белән бәрелешә.
8

Этеш-төртештә яраланган кешегә ярдәм күрсәтелә.
9

Милиция тарафларны аерырга маташа.
10

Милиция тарафларны аерырга маташа.

Кырымны аерып Русиягә кушу мәсьәләсен күтәрмәү турында килешүдән соң кырымтатарлар таралгач, 27 февральгә каршы төндә Русия яклы кораллы төркемнәр хакимият биналарын, шул исәптән Кырым Югары радасын басып алды һәм анда Русия әләмнәрен куйды. Бу фотода 27 февраль иртәсе.
11

XS
SM
MD
LG