Accessibility links

Европада сүзләр күп, ә гамәл?


Көньяк Осетиа һәм Абхазиянең бәйсезлегенең Мәскәү тарафыннан танылуы мәсьәләсенә Европа илләренең реакциясы кискен булды.

Европа Берлегенә җитәкчелек иткән Франция, Грузия низагы белән иң күп мавыгып киткән Европа иле булды. Аның президенты Николя Саркози атышларны туктатылуы өчен Тифлис һәм Мәскәүгә махсус сәфәр кылып ике якны да көндерергә тырышты. Мәскәү тарафыннан Көньяк Осетияның бәйсезлеге танылуыннан соң, Франциянең соңгы низагга карашы турында без Франция институтының халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Филип Моро Дөфарж белдерде


Филип Мороу Дөфарж: "Европа илләренең күпчелек өлешендәге кебек, Франциядә дә халык фикере икегә бүленә. Беренчеләр Русиянең Грузиягә керүен бөтенләй кабул ителгесез дип бәяләп моның халыкара кануннарга катгый каршы булуын әйтә. Гәрчә Саакашвилиның Русия белән мөнәсәбәтләрендә мантыйксыз эш кылуын белсәләр дә, алар Русиянең бу хәрәкәтенә һаман да каршы. Икенчеләр исә бик гади фикердә, яңа салкын сугышны кабындырып җибәрмәү өчен Русия белән элемтәне сакларга кирәк дип уйлый"

Болар Франциядәге реакцияләр хакында иде.

Европада Русиягә ачыктан-ачык каты тәнкыйть белдергән Британиядә исә, илнең тышкы эшләр секретары Давид Миллибанд, Русиянең, Грузиядән аерылырга теләгән ике төбәгенең бәйсезлеген танылуына каршы чыкты һәм халыкара җәмәгатьчелекне Русия агрессиясенә каршы чыгарга чакырды.

Британия Tышкы эшләр секретары Давид Миллибанд
Британиянең реакциясе турында Европа берлегенең Грузиядәге элекке илчесе һәм хәзерге вакытта Кавказ сәясәте институтының башлыгы Дәнис Карбой белдерә:

Дәнис Карбой: "Британиянең Русия белән соңгы еллардагы мөнәсәбәте бер дә яхшы булмады. Британия баштан ук яңа Европа дип йөртелгән ягъни Европага кушылган яңа әгъзә илләр, Балтыйк буе илләре һәм Көнчыгыш Европа илләренең Русия карашын яклап килде, алар белән Русия мәсьәләсендә охшаш мөнәсәбәттә торды. Бәйсезлекнең танылуына килгәндә Британия Русиянең бу адымын кабул итми. Ләкин моңа каршы ни эшләячәк бу әлегә билгеле түгел. Чөнки киләсе атна, Европа шурасы утырышы булачак. Ләкин шурада фикер аермалыклары булган очракта Русиягә каршы катырак чаралар күрү мәсьәләсендә килешү булыр дип уйламим. Әмма Якын көнчыгыштагы низаг, Иранның атом тырышлыклары һәм Төньяк Кореа яңадан атом тырышлыкларын башлату кебек янауларга каршы һәм дөньяда атом көче тегезлеген саклап калу өчен Европаның Русиягә ихтияҗы бар. Бу очракта Европа Русиягә чикләүләр кертү урынына, аның белән бергә түгәрәк өстәлгә утырып сөйләшү тагын да хәерлерәктер дип уйлыйм"

Европаның икътисад өлкәсендә иң көчле илләреннән Алмания исә Грузия низагында сәяси тәэсирен арттырып Русиягә каршы каты реакция күрсәтә. Германия канцлеры Ангела Меркель Русиянең Грузиягә тыкшынуына каршы чыгып каты тәнкыйт белдерде.

Русия белән икътисади бәйләнешләре көчле булган Европа иле Германиянең реакциясе турында Германиянең тышкы эшләр сәясәт белгече Ян Техау белдерә:

Германия канцлеры Ангела Меркель
“Грузиянең җир бердәмлеген кайгырткан Алмания, Русиянең хәрәкәтенә каршы каты чыгыш ясап Русия белән киләчәк мөнәсәбәтләрне яңадан карап чыгу мәсьәләсен күтәреп чыкты. Әлеге адым күпләр өчен көтелмәгән бер хәрәкәт иде”,

Европа Берлегенең киләсе атна дүшәнбе көнне булачак гадәттән тыш утырышы вакытында, Берлекнең Русиягә каршы нинди мөнәсәбәт күрсәтәчәге мәсьәләсе турында карар кылганда Германиянең роле нинди булачак?

"Германиянең үз башына Грузия низагы мәсьәләсендә Русиягә мөһим тәэсере булса да, төрле карашта булган Берлектәге илләрне берләштерү роле зур булмас. Берлектә яңа һәм иске әгъза илләре арасында фикер аемалыклары бар дигән сүзләр күп эшетелсәдә, ахырда инде кайбер мәсәләрдә берлек эчендә уртак фикергә киленде. Әйтек төбәккә төбәккә берлектән күзәтү көчләре җибәрү мәсьәләсендә. Ләкин берлек эчендә күпмедер уртак карар кылынмасын, моның тәэсере Русиянен төбәктәге эшчәнлеген туктата алырлык көчтә түгел. Европа Берлегенең һәм шул уңайдан АКШның да Русиягә бары тик каты сүз әйтү һәм тәнкыйт белдерүдән башка бу низагга каршы әллә ни зур тәэсере булмаячак"
XS
SM
MD
LG