Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дини вә милләтче экстремизм, нинди син?


Өч ел эленеп торучы Альберт Галиев, Илнур Әхмәтшинны эзләү анкеталары
Өч ел эленеп торучы Альберт Галиев, Илнур Әхмәтшинны эзләү анкеталары

Казанда куәт органнары эктремизмга каршы көрәшә. Тик бу көрәшне мөселманнар, аларга карата эзәрлекләү, дип атый.

“Татмедиа” агентлыгында экстремизмга каршы торуга багышланган матбугат очрашуы узды. “Дини һәм милләтче экстремизмга каршы тору” атлы чарада ФСБ, Эчке эшләр министрылыга һәм Татарстан хөкүмәте вәкилләре катнашты.

Кытай үрнәге һәм толерант “тоталитаризм”

Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Евгений Шляхтин, Михаил Горбачевтан соң Русиядә экстремизм проблемасы килеп туды, диде. Ул Кытайны үрнәк итеп куйды. Шляхтин, Кытайда экстремизм белән нәтиҗәле итеп көрәшә беләләр, дип саный.

Берочтан ул җәмгыятьтә толерантлык, үзара тату яшәү гадәте барлыгын да искәртте. Тик бу сүзне ул ялгыш кабатлады: “тоталитаризм” дип. Татарстанда экстремизм очрый, тик алар белән куәт органнары нәтиҗәле көрәшеп килә икән. Казанда шул исәптән “мәҗүсилеккә бирелгән” урыс милләтчеләрен дә утыртканнар.

Шулай да сүз асылда ислами фикердәге экстремистлар, шул “толерантлык” кысасына сыймаганнар турында барды. Әйтик, 2004-2005 елларда шулар тарафыннан әзерләнгән 11 терракт тыелды, дип хәбәр иттеләр. Аларны оештырырга хыялланучылар тоткарланган, утыртылган икән. Әле дә шундый эшләрне әзерләүдә гаепләнүче өч кешене эзлиләр икән. Икесе татар, берсе чечен. Журналистларга фотоларын күрсәттеләр. Ул диварларда инде өч ел буе эленеп торучы Альберт Галиев, Илнур Әхмәтшинны эзләү анкеталары инде.

Очрашу бергә-бергә ярдәмләшеп көрәшү турында барды. Каләм ияләре дә җавапсыз калмады. Бер татартелле журналист, мәчетләрдә күренгәләүче таблигъчы һәм башка агымнарны тыярга теләмисезме, дип сорады.

Вөҗдан иреге бар

Евгений Шляхтин һәм Венера Абдулхаева

Аңарга җавапны куәт органнары түгел, ә хөкүмәт каршындагы махсус шура вәкиле җавап бирде. “Мәчетләргә Исламның төрле юнәлешендәге ышанучылар килергә мөмкин. Ләкин аларны беркем дә, берничек тә иман йортыннан читләштерә алмый”, ди Татарстан хөкүмәте каршындагы дин эшләре буенча шура рәисе урынбасары Венера Абдулхаева. Ул илдә сүз һәм вөҗдан иреге бар, дип саный.

Дин эшләре буенча шура вәкиле хәнәфи мәзһүб традицияләрен сакларга кирәк, ди.1917 елгы инкыйлабка кадәр, бабалар Ислам диненең әбү-хәнифә мәзһүбе буенча эш иткән. Бу бүген дә дәвам итә. Без, ниндидер читтән кергән агымнар тәэсиренә бирелмичә, шушы гадәтләрне саклап, алдагы буыннарга да илтеп җиткерә алсак иде”, диде Абдулхаева.

“Экстремист” дип эзәрлеклиләр, диләр

Алсу Мәҗитова

Алсу Мәҗитова - “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе. Ул: “Мөселман хатын-кызлары безгә еш мөрәҗәгать итә. Ирләрен бер гаепсезгә, мәчеттән алып китеп, кыйнап газаплыйлар икән”, диде. Аларга соңгы арада “Ихлас” мәчете мәхәлләсе борчуларын еш җиткерә икән. Аны соравы җыелыш беткәч, "шыпырт кына" бирелде. Моңарга җавап итеп Венера Абдулхаева: “Милиция тоткарласа инде, бу катлаулы сорау", ди. Ул органнар кешене бер гаепсезгә генә тоткарлый алмый, дип саный.

Ә “Ихлас” мәчете имам ярдәмчесе Рөстәм Сафин исә, экстремист дип гадәти мөселманнарны эзәрлекләүләрен әйтә. “Мин мөселманнар бердәм булырга тиеш дип догалар кылам, вәгазьләр укый идем. Өемә тентү белән керделәр. Мине экстремизмда гаепләргә телиләр”, диде ул хәбәрчегә. “Аеруча мөселманнарга авыр. Аларны даими тоткарлыйлар”, дип ул. Шул ук мәчеттә имам булып торучы Әзхәр хәзрәт тә шуны раслый. Ул дини даирәләрдән артык нык шикләнүләрен күрә.

“Ихлас” мәчете янында торучы Гәүһәрия Садыйкова гомумән, “1937 ел килде” дип зарлана. “Ул вакытта да алар чит фикер белән көрәшәбез дип татарның иң зыялы кешеләре – Солтан-Галиев, Тинчурин кебек нәселләрне корытты. Хәзер дә шул эш”, ди ул. Ул Рөстәм Сафинны юкка тинтерәтәләр, аның гаебе юк, дип уйлый.

Ә Рөстәм Сафинның адвокаты Рөстәм Вәлиуллин мөселманнарны гаепләү куәт органнарында эшләүчеләргә чираттагы пагон, орден алу өчен кирәк дип саный. Татарстан татарлары һәм мөселманнары кебек хокукый яктан белемсез, битараф кешеләр юк. "Болай “ә дигәнгә, мә дип” торсалар сезне даими утыртып торачаклар”, дигән иде ул.

Ирек кайда тәмамлана?

Шулай итеп, ике як ике фикердә тора. Экстремизм белән башка фикерлелек, “инокомыслие” арасында чик кайдан уза? “Экстремизм – ул башка кешеләргә, аларның исәнлегенә зыян китерү. Ә башка фикерләр демократик илдә була ала. Бездә сүз иреге тыелмаган”, ди Венера Абдулхаева

Сезнеңчә, татар-башкортта дини һәм милләтче экстремизм бармы? Сезгә "салафитлар", "тәблигъчылар", "фәйзрахманчылар", "нурчылар" очраганы булдымы? Алар экстремистмы, әллә башка фикердәгеләрме? "Экстремист", "террорчы", "милләтче", "исламчы" һәм башка гаепләүләр еш очрыймы, алар урынлымы?
XS
SM
MD
LG