Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия: үзебезнең дә гаебебез бар


Сугыштан соң Грузиядәге вазгыять нинди? Сугышта кайсы як гаепле? Сугышның тәэсирләре турында Грузия рәсмиләре ни уйлый?

Бу сорауларга радиобызга махсус әңгәмә вакытында Грузия берләштерү министры Тимур Якобашвили җәвап бирде.

Тимур әфәнде, безгә Грузия низагында соңгы вазгыять турында әйтә алмассызмы? Хәзер инде Русия чыннан да Грузия җирләреннән чигенәме, әллә юкмы?

Русия хәрбиләре Грузиядән чигенә
"Әйе чигенә башлады кебек. Ләкин Русия чигенгән вакытта үз хәйләсен дә эшли. Үзенчә үзенә бафер зоналар билгели, географик атамаларны үзенчә аңлатырга тырышып, килешүдәге маддәләрне башкача шәрехли. Шулай итеп хәйлә табып алдарга тырыша һәм шул ук вакытта бу вазгыятькә көнбатышның мөнәсәбәте булмастыр дип өметләнә. Ә без, көнбатыш Русия фаразлаганча бу мәсьәләдә сукыр да, саңгырау да түгелдер дип өмет итәбез"

Низагның нәтиҗәләренә караганда, сезнеңчә әгәр Грузия хәзер НАТОга әгъза булса хәлләр башкача булыр идеме?

"Әгәр дә Грузия НАТО әгъзасы булган булса Русия беркайчан да болай эшли алмас иде. Ләкин Европадагы вазгиять, ягъни Европа берлегенә яңа кушылган элекке совет блогындагы иллер белән Берлектә Русия белән иктисади бәйләнешләре көчле булган "иске" әгъза илләр арасындагы фикер аермалыклары Русларга этәргеч булды"

Мәскәү танкларының Чехословакиягә басып керүен Чехләр әле дә онытмый
Яңа һәм иске Европа илләре арасындагы аерма дигәннән, Яңа әгъзалар көнбатыш Европага караганда ни өчен Грузияне күбрәк яклый һәм ни өчен икенче тараф азрак кайгыртучан?

Минемчә, моның җавабы тарих белән бәйле. Яңа әгъзалар әле Русиянең кылганнарын онытмаган, аны әле хәтерәләрендә бик әрнү белән саклыйлар. Көнбатыш Европа исә Русиянең начар йогынтысын оныткан. Яңа Европа илләре Русиянең исемлегенә керә башлады аннан чират көнбатыштагы әгъза илләргә дә киләчәк. Әгәр дә Русия тагын низаг чыгарырга теләсә бу юлы һәдәф һичшиксез Кырым булачак. Миңа калса бу процес инде башланды һәм анда 60-70 мең данә рус паспорты инде таратылган. Ләхләр әйтмешли: Рус беркайчан да басып алмас, азчылыкларның хокукын кайгырткан булып аларны үзенә буйсындырыр"


Бу низагның нәтиҗәсе һичшиксез Грузия файдасына булмады, һәм бу ил хәзерге вакытта бик авыр һәм өметсез хәлдә калды. Грузия мондый хәлдә калачагын башта бердә уйламаган иде?
Hәрсәгә ышанып мондый һөҗүм башларга булды?

"Без Русиянең Грузиягә каршы провакациягә әзерләнүен алдан белә идек. һәм бу эштә мөһим берничә нокта бар иде - грузиялылар күпчелектә яшәгән Гали, Абхазиянең югары Кадор һәм Цхинвал җирлеге. Үзебезнең дә гаебебез бар, Грузиянең зур ялгышуы иде бу сугыш һәм шулай ук Европа һәм АКШның да зур хатасы. Безнең ялгышуыбыз шул булды, без бу эшкә кешелеклелек ягыннан караган идек. һәм без иң зур хатаны Цхинвалда кылдык. Без анда кешелар күпләп яши һәм Русия анда кермәс дип исәпләгән идек. Безнең хата үзебезнең бер катлы уйлавыбыз булды. Без Русияне дә үзебез кебек инсафлы хәрәкәт итәр, кешеләрне кайгыртыр дип исәпләгән идек. Ләкин бу хата иде һәм кызганычка каршы хәлләр без уйлаганнан башкача булды эш вахшилеккә әйләнде.

Сугышның тәэсирләренә карасак, низаг вакытында Русия үзенә алтернатив булган Набукко кебек башка нефть һәм газ үткәргечләренә дә кагылырга тырышты. Сезнеңчә бу хәл Набукконың әһәмиятен тагын бер кат көн үзәгенә китермәдеме?

"Низаг вакытында Русиянең һәдәфендә набукко да бар иде. Русиянең Грузиядәге хәрби корылмалырыннан кала башка һөҗњм иткән нокталарына күз салсагыз, алар тимер юлы узган күперләргә, энергия үткәргечләренә һәм портларына юнәлдерелде. Бу шуны күрсәтә, Русия Каспидән киләчәк энергия чыганакларың Европага җибәрү өлкәсендә үзенә булган ихтияҗның кимеүнә каршы. Бу очракта Европага күзен ачарга вакыт җитте. Русия теләгән вакытта бер нинди аңлатмасыз энергия чыганакларын җибәрүдән баш тарта алыр. Бу куркынычны киметү өчен Русиягә каршы альтернатив юлларның арттырылуы зарур. Набукко Русиягә булган ихтияҗны киметәчәк иде. һәм Русия низаг вакытында үзенең алтернатив проектларга каршы нинди мөнәсәбәттә торуын ачык итеп күрсәтте"
XS
SM
MD
LG