Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Артуш һәм Заур" тыелган мәсьәләне күтәрде


Азәрбайҗанда әрмән яки һомосексуал булу начар санала. Азәри һәм әрмәни егетләренең мәхәббәте турында яңа әсәр давыл куптарды.

"Артуш һәм Заур" исемле сәяси эротик роман сатуга чыккач та таралып бетте. Китап авторы Аликбәр Алиев (Али Әкбәр) җәмгыятьтә чыннан да нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар булганын күрсәтергә тырышкан.

"Тыелган ике мәсьәләгә каршы сугыш башладым. Халык нишли Азәрбайҗанда? Бер берсен – син әрмән яки син һомосексуал, дип үрти. Бер җенесле мәхәббәтнең бер начарлыгы да юк. Шулай ук әрмән булу да оятсызлык түгел. Оят булырлык әйберләр ул – ришвәтчелек, гаделсезлек, ышанычсызлык. Китабымда менә шуларны аңлатырга тырыштым," ди аның авторы Али Әкбәр.

Мәхәббәт кыйссасы

Артуш исемле әрмән малае белән азәрбайҗанлы Заурның Бакуда мәктәптә укыганда ук бер берсенә күзе төшә. Таулы Карабах мәсьәләсендә ике ил арасында сугыш башлангач язмыш аларны аера. Заур Баку урамнары буйлап Әрмәнстанга киткән Артушын сагынып йөри.

Алиев әсәрне 500 данә итеп кенә бастырган, аның консерватив Азәрбайҗан җәмгыятендә нинди реакция тудырачагын чамаламаган.

Китап чыккан ике кибетнең берсендә ул шунда ук сатылып беткән. Икенче кибеттә дини кешеләр китапның сатудан алынуын таләп иткән.

"Яшь әрмәннәр белән азәриләр арасында дуслык турында сөйләшергә кирәкме-юкмы, белмим. Әмма биредә сүз дуслык турында да түгел бит. Бу безнең гореф-гадәтләр, фикер йөртү һәм динебезгә каршы бер нәрсә", ди 26 яшьлек китап укучы Турал Аббаслы.

Әсәр авырткан җиргә китереп бәрә

"Артуш һәм Заур" Азәрбайҗанның иң авырткан җирләренең берсе булган – Таулы Карабах өчен Әрмәнстан белән сугышын ике яшь кешенең мәхәббәте аша сүрәтли.

"Халык ни генә сөйләмәсен, ничек кенә кабул итмәсен – бу илдә бер җенесле мөнәсәбәттә торган кешеләр бар. Бу яңалык түгел, бу һәрвакыт булган. Али Әкбәрнең бу мәсьәләне күтәргәненә мин шат. Бу кешеләр башкалар кебек яши, гашыйк була, ярата. Моның бер ояты да юк," ди социолог Сәнүбәр Һәйдарова.

Соңгы елларда Азәрбайҗанда журналистлар һәм хокук яклаучыларга һомосексуализмга бәйле гаепләүләр ешайды.

Һомосексуализмны җинаять дип санаган канун 2000 елда гамәлдән чыгарылды. Моңа карамастан АКШ дәүләт департаментының 2007 елда әзерләгән кеше хокуклары хисабында Азәрбайҗанда һомосексуалларның эзәрлекләнүе турында мәгълүмат бар.

Али Әкбәр тагын бер җәнҗаллы әсәр яза

"Һомосексуал яки әрмәни булуның ояты юк", ди Али Әкбәр

"Артуш һәм Заур" авторы сәяси эшчәнлек тә алып бара. Ул Таулы Карабах мәсьәләсе Әрмәнстан белән Азәрбайҗанда демократия булмавы аркасында чишелми, дип саный.

Бүгенге көндә 31 яшьлек язучы үзенең җиденче китабын яза. Әсәр Гайсә пәйгамбәрнең яңадан Азәрбайҗанда тууы турында булачак.
"Артуш һәм Заур" исә хәзер рус теленә тәрҗемә ителә, тиздән ул Русиядә сатуга чыгачак.

XS
SM
MD
LG