Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Көнбатыш Иранны бүлергә тели"


Иран тышкы эшләр министры сүзчесе Хәсән Кашкави
Иран тышкы эшләр министры сүзчесе Хәсән Кашкави

Президент сайлавыннан соң илдә арткан каршылык чараларын бастыру өчен Иран хөкүмәте көнбатышка гаепләү ташлый башлады.

Иранда 12 июньдә узган президент сайлавы нәтиҗәләре илдә зур каршылык тудырды. Иран Ислам җөмһүрияте соңгы 30 елда булган иң зур урам җыеннарына шаһит булды. Сайлауда хәрәмләшүләр булуын алга сөргән Мусави тарафдарлары, Әхмәдиниҗатның икенче тапкыр президент итеп сайлануына ризасызлык белдереп уздырган протест чаралары дәвам итә.

Тәһранда бу атна ахырында булган каршылык чаралары исә канлы тәмамланды. 10 кеше һәлак булды, 100-дән артык кеше кулга алынды.

Протест белдерүчеләрне хакимият хәзер "террорчы" һәм "гыйсьянчы" дип атый башлады. Иран Тышкы эшләр министры исә Көнбатышны протестчыларны котыртуда гаепләп чыкты.

Иран тышкы эшләр министры сүзчесе Хәсән Кашкави: "Европа илләре һәм Америка халыкны демократия һәм канун чараларына мөрәҗәгать итәргә чакыру урынына, форсатчы һәм гыйсьянчыларны яклап килә", диде.

Тышкы эшләр министрының бу чыгышына кадәр, илнең рухи башлыгы Аятулла Хамәнәи көнбатышны илнең эчке эшенә тыкшынуда гаепләп, протест чараларын туктырга кушкан иде.

12 июньдә сайлауда җиңелүе игълан ителгән оппозиция башлыгы Мусави исә, тарафдарларына каршылык чараларын дәвам итәргә һәм сак булырга чакыра. Сайлау нәтиҗәләрен кабул итмәгән Мусави хакимияттән сайлауны яңадан уздыруны таләп итә.

Чит ил медиасына басым артты

Иран идарәсе чит ил мәгълүмат чараларына да басымны арттырды.

Дистә елдан бирле американ "Newsweek" хәбәр журналында эшләгән канадалы журналист Мазаир Баһари бернинди аңлатма бирелмичә кулга алынды. Аның турында әлегә башка хәбәр булмавы белдерелә.

Аннан элек ВВСның Тәһран хәбәрчесе илдән куылган иде.
Британия тышкы эшләр министры Давид Миллибанд, сайлау нәтиҗәләре турында иранлылар арасында килеп туган каршылыкларны "Иран һәм башка илләр низагына әйләндерү нигезсез" дип әйтте.

"Тәртипсезлек бар, ләкин бу нәтиҗәне бозмый"


Теге яктан сайлауны күзәткән инкыйлаб сакчылары шурасы ясаган билдерү, күпләрне шаккатырды. Шура президент сайлавында 50 узәктә тәртепсезлек очраклары булуын белдерде.

Шура сүзчесе Аббас Али Кадһодай, тавышларның теркәлгән шәһәр халкы саныннан күбрәк булуын, әйтте.
Сүзче шул ук вакытта, саналган тавышның күбрәк булуы, сайлау нәтиҗәсенә әллә ни үзгәреш кертми, дип әйтте.
XS
SM
MD
LG