Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран мәчетендә шартлау (видео)


Шираз мәчетендә шартлау махсус оештырылганмы, әллә казамы?


Иранның рәсми мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, шимбә кич белән илнең көньягындагы Шираз шәһәрендә мәчеттә булган шартлауда кимендә 12 кеше һәлак булган, 200 кеше яраланган. Иран рәсмиләре шартлауның каза булу ихтималы турында белдерә. Ләкин фаҗигага шахит булган кешеләр аның махсус оешытырылганын дәгъвә итә.

Фарс вилаяте полиция башлыгы Али Моайри мәчеттәге 1980-88 еллар Иран-Гыйрак сугышы хәтирәсенә багышланган күргәзмәдә күрсәтелгән сугыш коралларының шартлауга сәбәбче булуын белдергән иде. Полиция башлыгы шартлауның мәхсус оештырылу ихтималын кире какты.



Хәбәрләргә караганда, мәчетнең имамы шартлау вакытында Иранның шигый хакимияте тарафыннаң тыелган вахаби һәм баһаи тарикатьлары турында аңлатма биргән булган.
XS
SM
MD
LG