Accessibility links

Кайнар хәбәр

Xәрбиләр Гыйрак шәһәрләреннән чигенә


АКШ хәрбиләре моннан 6 ай элек басып киргән Гьйрак җирләреннән чигенә башлады. Бу уңайдан халык Бәгъдад урамнарында бәйрәм иттe.

Iraqis Celebrate Security Handover
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:09 0:00


АКШ көчләре 2011 елның ахырына кадәр район һәм авыллардан чигенеп, хәрби үзәкләргә күчерелә.

Американ хәрби көчләре Гыйракның шәһәр һәм районнарыннан чигенә башлады. Ил премьеры Малики бу уңайдан ясаган чыгышында, чит ил хәрби көчләрнең шәһәрләрдән чигенүе ил бәйсезлеген тагын да ныгытачак дип белдерде.


Гыйрак премьер-министры Нури әл-Малики 30 июнне милли бәйсезлек көне буларак игълан итте. Башкала урамнарында бу уңайдан зур бәйрәм чаралары уздырылды. Хөкүмәт көчләре һәм уртак хәрби көчләр урнашкан аланда зур хәрби парад уздырылды. Шушы парадта меңләгән Гыйрак һәм АКШ хәрбиләре бүләк итеп калдырган хәрби машина һәм танклар белән зур парад уздырды.

Гади халык машиналарын байрак һәм чәчәкләр белән бизәп, урамнарда бу көнне бәйрәм итте. Контроль нокталарында исә Гыйракны мактаган җырлар яңгырады. />Бакубадагы Гыйрак полиция башлыгы Генераль Габдел Хөсәен әл Шамринин: "Уртак хәрби көчләрнең шәһәрдәге иминлекне Гыйрак хәрбиләренә тапшыруы, безнең ил сакчыларының илдәге иминлекне саклый алырлык көчтә ия булуын күрсәтә", дип әйтте.

Гыйракта 130 мең АКШ хәрбие бар


Американ хәрбиләренең Гыйрак шәһәр һәм районнарннан чигенү процессы турында АКШның Бәгъдадтагы илчесе Кристофер Һилл әйтте.

"30 июньдә АКШ хәрбиләре Гьйрак шәһәр һәм районнарыннан чигенсә дә, берничә ай дәвамында вазыйфаларын хәрби үзәкләрдә дәвам итәчәк", дип белдерде.

АКШ хәрбиләренең вазыйфасы бүгеннән башлап Гыйрак гаскәренә күнегү үткәрү һәм алар белән уртак хәрби чаралар оештыру белән чикләнәчәк. Шулай итеп, көндәлек иминлек чаралары бөтенләй диярлек гыйраклылар җилкәнсенә калачак. Шулай да Гыйрак хәрбиләре кыен хәлдә калганда, яисә ярдәм кирәк булганда, АКШ хәрбиләренең үзләренә булышуын таләп итә алачак.

Гыйсьянчы һөҗүмнәр арта

АКШ хәрбиләре чигенер алдыннан арткан һөҗүмнәргә бүген яңасы өстәлде. Башкала Бәгъдадта булган шартлауда 4 АКШ хәрбие үлде.


Соңгы 10 көндә, күпчелеге Бәгъдад һәм Кәркүктә булган зур шартлауларда якынча 170 кеше үлгән, күп санда кеше яраланган иде.

Гыйрак һәм АКШ вәкилләре бүгеннән башлап әл Каидә һәм башка гыйсьянчы төркемнәрнең һөҗүмнәрне арттырып алга таба мәзхәп-ара каршылык тудырырга җыену турында фаразлый.

АКШ нәкъ ике ел элек, 2007 елның июнь аенда һөҗүмнәрнең артуы белән, илдәге хәрбиләр санын 168 меңгә арттырган иде.
XS
SM
MD
LG