Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фукусима казасына өч ел: Балаларны һаман тышка чыгармыйлар

11 мартта Япониянең Фукусима атом электр станциясендә казага сәбәп булган җир тетрәүгә һәм диңгез ташкынына өч ел тулды. Атом электр станциясеннән ерак булмаган Корияма шәһәрендә бу казадан соң хакимиятләр ике яше тулмаган балалар сәламәтлек өчен зыянлы нурланыш алмасын өчен тышта көненә 15 минуттан озаграк булмаска тиеш дип карар итте. Өч яшьтән алып биш яшькә кадәр балаларга тышта көненә 30 минуттан артыграк булырга ярамады. Бу чикләүләр былтыр бетерелсә дә, ата-аналарның борчылуы сәбәпле, күп кенә балалар бакчалары һаман чикләүләр кысаларында эшли.

XS
SM
MD
LG