Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карадҗичне Һаагка тапшыруны кичектерү кемгә файда?


Радован Карадҗичның адвокаты, Карадҗичнең Һаагка тапшыруны мөмкин булган кадәр кичектерү эше максатына иреште, бу Сербия хакимиятен авыр хәлдә калдырачак, дип әйтте.

Сербия рәсмиләре Карадҗичнең Һаагка тапшырылуына каршы соңгы минутта язылган аппеляция мөрәҗәгатенең кабул итү мөддәтенең чыгу-чыкмау мәсьәләсен бүген карый. Карадҗич һәм аның адвокатлары Һаагка тапшыруны мөмкин булган кадәр кичектерергә тырышканда, Сербияле рәсмиләр, Карадҗичнең Һаагка тапшырылуы, илнең халыкара кануннарга тугърылыклы булуын күрсәтүдә зур адым булачак, дип белдерә.

Радован Карадҗичның адвокаты, Карадидҗичнең Һаагка тапшыруны мөмкин булган кадәр кичектерү эше максатына иреште, бу Сербия хакимиятен авыр хәлдә калдырачак дип әйтте. Чөнки сишәмбе көнне Сербиядәге үтә миллиятчеләр Белградта зур каршылык җыены уздырачак.

Ләкин Сербия премьер-министры әлеге кичектерү эшенең озак вакытка сузылмаячагын белдерде.

Көньяк-көнчыгыш Европа илләренең Аустрияда узган җыены алдыннан ясаган чыгышы вакытында Сербия премьеры Мирко Жветкович, Сербия халыкара таләпләрне һичшиксез үтиячәк, дип белдерде.

“Карадҗичнең кулга алынуы, Сербияның Һааг мәхкәмәсе белән хизмәттәшлек итәргә теләвененең бер күрсәткече иде. Һәм без Һааг белән булачак хезмәттәшлекнең үзебез өчен никадәр мөһим булуын төшенәбез. Чөнки бу адым безнең халыкара кануннарга никадәр тугърылыклы булуыбызны халыкара җәмәгатьчелеккә күрсәтәчәк”, ди Мирко Жветкович.

Карадҗичнең Һааг мәхкәмәсенә тапшыруны туктату таләбе белән язылган аппелаяция мөрәҗәгаты әле хөкүмәт кулына килеп җитмәде. Ул узган атна җомга көнне почта аша җибәрелгән булган. Аппеляция рәсмиләргә килеп җиткәч, хөкүмәт аның кабул ителү мөддәтенә туры килү-килмәү мәсьәләсен карыячак.

Мөддәтнең чыкмаган булуы расланып, аппеляция кабул ителгән очракта, хакимнәр аны 3 көн эчендә тикшереп, чыгарга тиеш. Ләкин әлеге аппеляция кире кагылса, гаделлек министры Карадҗичнең Һаагка җибәрү карарына кул куячак.

Сугыш җинаятьчелегендә гәепләнгән 63 яшьлек Карадҗич узган атнада кулга алынган иде. Элекке Югославияда, Боснияле серб башлыгы булган Карадҗич, 1992-96 елларда Саражевода, ә 1995 елда Сребреницада булган күпләп үтерүне оештыруда гаепләнеп, халыкара сугыш җинаятьчелеге мәхкәмәсе тарафыннан дистә елдан артык эзләнә иде.

Кичә Белградта булган каршылык чараларында Карадҗичне яклаган адвокатларның берсе, минем һәм Карадҗичнең максаты, Һаагка тапшыру эшен сишәмбегә кадәр кичектерү иде, дип белдергән иде.

Сербия премьеры, Сербиянең Карадҗичне тапшыруында төп максаты - Европа Берлегенә әгъзалек мәсьәләсен җанландыру, дип әйтте.

Шул ук вакытта Европа Берлеге, сугыш җинаятьчелегендә эзләнгән өченче кеше булган, Серб хәрби җитәкчесе Радко Младичнең дә кичекмәстән кулга алырга таләп итә.
XS
SM
MD
LG